Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Башка сыймаслык хәл! Ял үлем белән тәмамланган

Анапа шәһәрендәге курортта Crazy Dance аттракционында 8 яшьлек бала һәлак булган.

Ул бирегә Казаннан килгән. Бу турыда «Анапское Черноморье» басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

8 яшьлек Азалия Анапага әти-әнисе белән Казаннан килгән. Фаҗига якшәмбе, 9 июньдә, була. Казан кызы Джемет пионер лагеренда аттракционнар паркында йөри. Ул Crazy Dance аттракционына утыра. Бер мизгелдә кызның хәле китә. Әти-әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра.

Урынга килгән табиблар берничек тә ярдәм итә алмый, алар баланың үлемен раслый. Башлангыч версия буенча, кыз йөрәк өянәгеннән үлгән.

Бала үлеме буенча тикшерү эшләре бара.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/8-yashlek-kazan-kyzy-anapada-yal-itk-nd-lak-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев