Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Башкача килеп йөрмә...”

Тормышындагы мөһим сорауга җавапны кыз барыбер тапты.

Әтисен хәтерләми ул. Аңа бер яшь тулар-тулмастан аерылышкан ата-анасы. Инде үсмерлек чорына кереп бара, үзенә гомер биргән кешесен күрәсе килү теләге көчәйгәннән-көчәя.

“Нишләп аерылыштыгыз?” — дигән сорауга әнисенең җавабы бер: “Үскәч, үзең аңларсың”. Дәү әнисе серне “тишеп” куя кайчак. “Бигрәкләр дә коры, тискәре, көнчел булды атаң. Синең белән авырга калгач та, йодрыкларын төйнәп, әниеңне ишек төбендә каршы алыр иде. Кайда, кем белән йөрдең, янәсе”.
Күңел дигәнең түзми шул, барыбер очрашасы килә әти тиешле кеше белән. Адресы бар Сөмбелдә. Ара-тирә алименты килгәли. Менә мәктәпне тәмамлап, институтка укырга гына керсен, мотлак эзләп табачак әтисен!
Уку еллары да артта калды, буй җиткән кыз башкалага юлланды. Нияте хакында әбисенә, әнисенә ләм-мим. Шәһәр авыл баласын колач җәеп каршыламады, билгеле. Шактый тир түгәргә, ыгы-зыгылы тормышка җайлашырга туры килде. Институтка укырга кереп, тулай торакка урнашкач, бераз иркен тын алды кыз. Ял көннәренең берсендә, ниһаять, әтисен эзләп китте. Кулына йомарлап тоткан адреслы кәгазь кисәге учын яндырып-пешереп ала сыман... Каршыга очраган, күрер күзгә ягымлырак, миһер­банлырак тоелган апа-абыйлардан сорашып бара торгач, тапты кирәкле йортны. Менә ул, “48” саны теркәлгән зәңгәр буяулы ишек. Уф! Сөмбел туктап калды. Йөрәге дөпел­дәп тибә, күз алды караңгы­ланды хәтта. Хәзер генә исенә килде Сөм­бел. Әллә кире борылыргамы. Юк инде, ишек төбенә җиткәч, чигенергә ярамый, тәвәккәлләргә кирәк!
Тирән сулыш алды да, төймәгә басты. Эчке якта кемнеңдер тамак кырганы ишетелде. Ишек ачылды. Урта яшьләр­дәге ир таныш булмаган кызга текәлде: “Кем кирәк иде? “Мин ни, мин... – Сөмбел оялуыннан кып-кызыл булды, теле көрмәлә-де. – Авылдан килдем, Рузалия кызы, сезнең дә кызыгыз...” Ир икеләнде, елмайгандай итте: “Керегез, килгәч. Сөйлә-шербез, аңлашырбыз”.
Кыз фатир эченә узды. Олы гына бүл­мә, җиһазлар да байтак. Хуҗа кәнә-фигә урнашты, каршыдагы йомшак диванга ымлады: “Утырыгыз”. Тын калдылар. Икесе дә буталчык уйлар өермә-сендә... Менә нинди икән ул әти дигән кеше. Озын буйлы, киң җилкәле. Калын кашлары астыннан коңгырт күзләре сынап-үтәли карый. Нечкә иреннәре кысыл­ган, дәшми... Әйе, нидер әйтүдән гаҗиз иде шул бу минутларда фатир хуҗасы Гай­сә. Чыннан да аның кызымы ул? Ру­залиягә охшаган кебек үзе. Ә менә борыны, чәчләре гел Гайсәнеке. Нигә дип килергә ниятләгән? Әнисе җибәргәнме, акча-мазар сорауларымы...
...Матур гына гаилә корып җибәргән­нәр иде, югыйсә. Икесенең дә тәүге никахлары түгел, бераз тәҗрибә­ләре бар. Рузалиянең беренче ире юл һәлакәтенә очрап гүр иясе булган. Гайсәнең хатыны аерылып китте. Кайчак үзе дә аңлап җит­­керми ир заты. Ни сәбәпледер көнләшү “корты” эчтән “киме­­рергә” тотына. “Әткәй мәрхүмгә охшаган­мындыр күрә-сең”, дип юана Гайсә. Усал, артык коры иде Миңне­гали карт. Җәмә­гате күршегә йомышка керергә дә өркеп торыр иде. Әнкәсенең качып-посып үксе­гәнен әле булса исли улы. “Балакаем, өй­ләнгәч, кәләшеңне җәберләмә, яме?”, – дип үгетләр иде Камилә түти. Тотмады шул газизенең үгет-нәсихәтен, тотмады..
Әнисе үлгәндә тугыз яшьләрдә бул­гандыр Гайсә. Болай да кырыс Миңне­гали дилгебәне каты тотты. Иреккә талпынган үсмер ахыр чиктә апасы янына шәһәргә китте. Һөнәрчелек училищесына урнашты. Эшли башлагач, өс-башын юнәтте. Яшәве тулай торакта. Кичәләр дә еш оештырыла иде ул заманда. Гайсә күз төшмәслек егет түгел. Кылыч борын, кара бөдрә чәч, киң җилкә... Җыр-биюгә осталыгы бар, гармунда уйный. Тәүге хәләле Дания белән дә шундый кичәләр­нең берсендә танышканнар иде. Ярамаслык хатын түгел иде. “Көнче күбәләк” тынгы бирмәде шул...
Ярый әле хезмәте буенча икенче шә-һәргә җибәрделәр Гайсәне. Йөрәк януын эш белән басты. Уйламаганда-көтмәгәндә Рузалиягә тап булды. Һай, чибәр дә иде соң хатын! Өстәвенә, төпле акыллы, уңган, йорт җанлы. Бер-берсенә тиз иялә­шеп киттеләр. Баштагы мәл­ләрне тату-имин гомер кичерделәр. Гайсә тис­кәре гадәтен белдермәскә тырышты, яман уйларын читкә куды. Рузалиянең зифа буй-сынына, озын толымнарына, эчкерсез елмаюына битараф түгел иде, әлбәттә, ир-ат халкы. Тик хатын көнлә­шүгә бер генә дә сәбәп бирми. Рузалия балага узганчы шулай булды. Ә аннан соң... Гайсәнең теге каһәр суккан “җене” янә котырырга кереште. Йөкле килеш тә искитмәле чибәр иде шул Рузалия.
Ә менә Гайсә хатынын өйдә бикләп тотар хәлгә җитте. Ниһаять, нарасый дөньяга килде. Карап-сөеп туймаслык кыз бала. Гайсә исә күкнең җиденче катында иде. Сабыен кулыннан төшермәде. Рузалия, ниһаять, иркен тын алды. Шик­ләре юкка чыкты, ахры. Адәмчә яши башларлар, Аллаһ боерса.
Гайсә тагын ычкынды. Командировкадан кайтышлый аларга Әмир атлы туганы сугылды. Хуҗалар кунакны шатланып каршылады, бары белән сыйлады. Нәни Сөмбелне дә күңеле булганчы сөй­де Әмир. Шаяртып, Рузалиягә күз кыскан булды. Ярый, монысына түзде Гайсә. Ләкин теге шик-шөбһә кузгалган иде инде. “Карале, Рузалия, синең авы­рың да беленми иде ләбаса. Ничек шулай яшерә алдыгыз, чукынчыклар?”, — дип шаяртуын дәвам итте Әмир. Көлештеләр. Хуҗа исә ирексездән тешләрен шыгырдатты. Әллә гыйшкы төшкәнме бу Әмир­нең? Әнә, Рузалиясе дә авызын җыял­мый, кушылып хихылдаган була. Тикмәгә түгелдер...
Кунак китте. Ишек ябылуга, өйдә авыр тынлык урнашты. Хуҗабикә табын җыеш­тырырга кереште. Ир телевизор кабызды. Зәңгәр экранда ни барганын да ныклап аңламый, эчендә “утлар кайный”. Хатыны, эшен төгәлләп, иркәләнеп башын иренең җилкәсенә салды. “Һе, ислемайлар сөр­тен­гәнсең түгелме? Кемгә ошарга тырыш­тың инде, Әмир­гәме?” “Бәй, синең туга­ның бит. Ярарга тырыштым инде”. Рузалия күңелсез юнәлеш ала башлаган сөйлә­шүне бераз шаян дулкыннарга көйләргә омтылды. Тик ярсыган Гайсәне туктатырлык түгел иде. Аннан китте инде... Шакшы сүзләр­дән тәмам бөрешеп, бәлә-кәй­­ләнеп калган хатынны бишектәге сабыеның ачыргаланып елап җибәрүе аңына китерде. “Җитәр, тукта баланы куркытасың бит!” “Курыксын, минеке дә түгелдер әле ул...”
Шушы “истәлекле” кичтән соң яшәүлә­ренең рәте-чираты китте. Рузалия эшкә чыкты. Гайсә ай-кояш сыман гел ал­ма­шынып торды. Бер карасаң, йөзе нур чәчә, хатынын, кызын сөеп туялмый. Икенче караганда йөзен кара болыт кап­лый.
Көннәрнең берсендә авылдан Руза-лия­нең сеңлесе Алия килеп төште. Күп­тән күрешкәннәре юк иде. Апалы-сеңелле күңелләре булганчы чөкердәш­теләр, серләштеләр. Гайсә йөзен ачмады. “Апа җаным, әллә мин кил­гәнне өнәмәде инде җизни. Авырмыйдыр бит?” “Юк, туганым. – Соңгы вакытта гел шундый ул. Көн­ләшеп җаным­ны кыя”.
“Нәрсә, тагын минем турыда чәйнә-шәсезме? Апаң жәл инде, ә? – Кухня ишеге төбендә көтмәгәндә шактый кызып алган хуҗа пәйда булды. – Өстерәлчек тутаң кызганычмы? Алып кит алайса үзең белән!” Диван артына яшереп куйган “яртыдан” авыз итеп өлгергән ир шашканнан шашты. Рузалия аны тынычландырырга азапланды. Сеңлесе тиз арада дилбе­гәне кулына алды. “Җитте, кабахәт! Апа, елама, җыен. Баланы хәстәрлә. Киттек”.
Шул китүдән кайтмады Рузалия. Тәүдә әнисендә сыену тапты. Бар булмышын бердәнбер кызчыгына багышлады. Гаилә корырга тәкъдим ясаучылар да булды. Бүтәнчә язмышын сынарга теләмәде хатын. Сөмбелен аякка бас­тырса, бик җиткән...
Гайсә: “Кичер, матурым, гафу ит. Бүтән кабатламам. Кайтыгыз өйгә”, – дип антлар эчте. Рузалиянең күз алдына котырынган ир килеп баса, колагында шул бер сүз яңгырый: “Өстерәлчек!” Юк, Гай­сәнең тупсасын башка атлап кер­мәячәк ул!
Аерылыштылар. Ир язылышмый гына хатыннар алыштырды. Онытканда бер алиментын җибәргәләде. “Түзмәс, кайтыр әле бер, алдыма тезләнер”, дип, Рузалияне көтте. Кайтмады горур хатын. Ара-тирә кызчыгы яудырган сораулар гына йөрәген телгәләде: “Әтием кайда? Нигә килми?”
...Һәм менә җитте ул көн. Сөмбел әти­се каршында утыра. “Әниең ни хәлдә, кызым? Кияүгә чыкмадымы, кем белән тора?” Кисәк бирелгән сораудан кыз сискәнеп китте. “Ю-юк. Чыкмады. Әбием белән торалар. Ә мин укырга кердем. Институтка. “Һе, әйбәт булган анысы, – Гай­сә учларын-учка ышкыды, тамак кырды. – Ни бит, мин сиңа акчалата ярдәм­ләшә алмыйм. Бөтен нәрсә кыйммәт­ләнде бит хәзер”. Сөмбел комачтай кызарды. “Миңа акча кирәкми. Мин бит стипендия алачакмын. Сезне күрәсем генә килгән иде. Әнием минем монда килгәнне белми дә...”
Ир тынычланды. Ярар, акча сорамавы яхшы. Югыйсә, Мәдинә күзеңне ачырмас. Бигрәкләр дә әче телле хатыны. Кайдан юлыкты шуңа? “Машиналык акчам бар”, — дигәненә алданды. Фатирда теркәлүе булды, “онытты” Мәдинә машина хакында. Да-а-а, егетләр, тәки капты бит Гайсә абзагыз бер кобрага. Җилкәсенә менеп атланды мут-хәйләкәр бичә, төшәргә җыенмый да! Күрмәгәнен күрсәтә, тетмә­сен тетә түтәегез. Юашланды, басылды заманында күпләрне дер селкеткән ир. Йөрәк өянәге дә кузгалып куя вакыт-вакыт... Сөмбелне тизрәк чыгарып җибә-рергә кирәк. Теге елан кайтканчы. “Кызым, ни бит... Син миңа бик еш килмәсәң иде. Хатыным төпченергә тотыныр, кем бу, каян килгән, дип. Бик тә зәһәр ул минем. Ялгыш аңа тап килгәндә, мин Гайсә абый дустының кызы, диярсең, яме?” “Ничек инде, мин бит сезнең үз балагыз! Нигә әле мин алдашырга тиеш?!” Сөмбелнең күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Дус­тының кызы... Ни дип килде ул бирегә? Шуны ишетер өченме? “Алдашу дип... – Ата кеше кәнәфидән авыр гына кузгалды, ялтыравык шкаф янына килеп басты. – Син мине дә аңла, Сөмбел, мин йөрәк чирле. Әйдә, болай килешик. Син бүтән монда бөтенләй килеп йөрмә, яме? Йә Мәдинәгә ошамас, тавыш куптарыр. Ташлап чыгып китәр. Мине карарга кеше кирәк бит киләчәктә. Чирләп китсәм, диюем”.
Исәңгерәгән кыз әйберләрен җыйна­гандай итте. Саташамы, куркыныч төш күрәме әллә? Тизрәк уянырга, онытырга иде бу куркыныч төшне...
Ишек ачылды. Бүлмәдә симез гәүдә­ле хатын пәйда булды. Еланныкыдай кечкенә чем-кара күзләре белән Сөм­белне “борауларга” кереште. “Кем инде бу? – ханым бөеренә таянды. – Кайсы туганыңныкы? Нәрсә сорап кил­гән?” Гайсә көчәнеп кенә елмайган булды. “Кем дип... Дустымның кызы. Институтка укырга кергән. Хәзер китә ул...” “Алай икә-ән. Базарга бардыңмы әле син, ит алдыңмы? Тагын оныт­тың-мы?” “Оныта буламы, Мәдинәм. Алдым. Хәзер аш салып җибәрәм. Другның кызын озатам да...” “Җәһәтрәк кыймылда. Кич-тән абый керергә тиеш. Өстәл әзерләп өлгерергә кирәк. Давай, бу кызыйны чыгарып җибәр дә. Бетмәс монда авыл хәерчесе. Аларга якты йөз генә күрсәт!”
...Сөмбел ни рәвешле урамга чыкканын хәтерләми. Нәрсә булды соң әле бу? Ниһаять, әтисен тапты, күрде, сөй­ләште. Теләгенә иреште. “Үскәч, ба-ры­сын да үзең аңларсың”, – ди иде әни-се. Аңлады. Гафу ит, әнкәем... Үрсәлән­гән-гаҗизләнгән кыз эскәмиягә утырды. Кинәт дәү әнисенең сүзләре хәтеренә килде. “Әтисез бала ятим түгел ул, кызым, әни-сез сабый чын ятим”. Әйе, әтисез ятим­ме, әтилеме? Җавап тапты, ахры, бу табышмакка Сөмбел, тапты...
 

Сәлия Гарифуллина,
Октябрьский шәһәре.

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәхәббәт никах