Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Башкалардан калышмыйбыз”

4 июль – халыкара кооперация көне

Раиф Нәкыйп улы Гафиуллинны газета укучыларыбыз моңа кадәр “Мегаом” ширкәте, район эшмәкәрләр советы җитәкчесе дип белсә, моннан бер ел элек район хакимияте аңа тагын бер тармакны – район кулланучылар җәмгыятен ышанып тапшырды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелгән әңгәмәбезне шуңа да соңгы бер елда булган үзгәрешләрдән башладык.

– Мөгаен, иң зур һәм иң көтелгән үзгәреш “Чәй йорты”на капиталь ремонт булгандыр. Ноябрь аенда башланган ремонт төгәлләнде дисәң дә була. Без инде күптән клиентларны кабул итә ала идек, пандемия шартларында әлегә өстәлләрне куя алмыйбыз. Әмма камыр ризыклары пешә, алар сату нокталарына китә, таләпләргә туры китереп сатып алучыларга тәкъдим ителә. Унике кешелек ул коллективка гына түгел, райондашларга да зур бүләк булды бу. Район башлыгы Рамил Рәшит улы ярдәме белән безнең системага җиһазлар алырга сигез миллион сум акча бирелде. Барлык мичләр, линияләр яңартылды. Болар исә без җитештергән продукцияләрдә дә чагылыш тапты.

– Соңгы айларда булган вәзгыять , чикләүләр сезнең системага да турыдан-туры кагылды...

– Шул сәбәпле, югалтулар булды инде. Алдагы елларда заманчага үзгәртелгән ашханә дә эшен уңышлы гына дәвам иткән иде дә... Ул һәм Чепьядагы ашханә дә күп клиентларын югалтырга, эшчәнлеген киметергә мәҗбүр булды. “Икмәк” комбинатында, шөкер, эш тукталмады. Алар җитештерүне дә арттыра алдылар, сыйфатлары да күпкә яхшырды.

– Алдагы елларда район җитәкчелеге тарафыннан икмәк комбинатына үз продукцияләрен башка районнарга да тәкъдим итәргә, башка районнарга да чыгарга кушылган иде. Быел бу уңайдан үзгәреш булмадымы?

– Булды. Арча, Әтнә районнарында безнең икмәк продуктлары күпләп сатыла. Шулай ук үзебезнең кибетләргә, шәхси нокталарга, фермаларга да җибәрәләр. Икмәк һәм икмәк продуктларыннан тыш макарон, колбаса, ит продуктларын, алкогольсез эчемлекләр, ысланган балыкларын да теләп сатып алалар. Пәнҗешәмбе базарының эшен җайга салдылар, үзләре дә шул базарда катнаша, үз кибетләрендә дә саталар, алты авыл кибетенә сәүдә хезмәте дә күрсәтәләр. Ике автолавка, өч икмәк ташый торган махсус машиналары бар. Рәдиф Әхәтов җитәкләгән бу коллективның эшеннән без канәгать. Бары шунысы гына борчый: пекарня бинасы бүгенге таләпләрдән калыша инде. Ничек тә капиталь ремонт үткәрәсе иде дигән хыял бар.

– Кулланучылар җәмгыяте дигәндә авыл кибетләре, сәүдә берләшмәләре күз алдына килә...

– Бүген, кызганычка, бездә бер сәүдә берләшмәсе генә эшләп килә. Начар эшләмиләр. Соңгы елда әлеге Чепья берләшмәсе белән Хәйретдин Шәйхетдинов җитәкчелек итә. Алар карамагында сигез кибет эшли, район буенча 12 кече авылга барып сәүдә хезмәте күрсәтәләр. Үткән ел 60ка 40 хөкүмәт программасы буенча яңа автолавка машинасы алдылар. Быел исә шул юл белән яңа сөт ташу машинасы алырга планлаштыралар, чөнки Нөнәгәр, Комзавод авылларында сөт җыйнауны да дәвам итәләр.

– Элекке райпо системасында хәзерләүләр конторасы, бу юнәлеш тагын бер көчле тармак иде. Соңгы вакытта аның эшчәнлеге тукталды...

– Мөмкинлектән чыгып, акрынлап булса да, без аны кире кайтару юнәлешендә эш башладык дисәң дә була. Тотылган кәгазь җыябыз, мәктәпләр белән дару үләннәре җыю буенча хезмәттәшлек итәбез. Гомумән алганда, элекке белән чагыштырганда безнең район кулланучылар оешмасының эшчәнлеге сизелерлек кимегән булса да, без республикада пайчылары белән калган санаулы райпо системасының берсе. Эшебез, күрсәткечләребез буенча да башкалардан калышмыйбыз. Бик күп тәҗрибәле, булдыклы хезмәткәрләребез, белгечләребез, үз эшенең осталары бар. Шуңа күрә бәйрәмебез уңаеннан, системада хезмәт куючы 71 кешене, барлык ветераннарыбызны чын күңелдән котлыйм. Иң изге теләкләремне җиткерәм. Бергә-бергә аңлашып эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев