Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Башкортостанның Балтачында 3 бала янып үлгән

Әлеге коточкыч фаҗига Балтач районы Комъязы авылында булган.

27 апрель көнне иртәнге сәгатьтә 25 яшьлек Нәҗибә Г. сарайларына чыгып китә. Бергә яши торган ир-аты өйдә булмый, ә 3, 5 һәм 7 яшьлек балалары йоклап кала.
Нәҗибә ишегалды тирәсендә булганда өйдә нәрсәдер була ахры, чөнки ул күреп алганда кара төтен тәрәзәләрдән тышка ургыла башлаган була инде. Үз-үзен аңламыйча әни кеше өйгә керергә ташлана, тик ялкын «телләре» аңа мондый мөмкинлек бирми. Аннары ул тәрәзәләрне ватып кермәкче була, кулларын кисеп бетерә, ләкин бу да бернинди дә файда бирми.
Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитсәләр дә, ярты сәгать эчендә янгынны җиңеп булса да, балалар инде үлгән була. Әни кешене нерв киеренкелеге нәтиҗәсендә хастаханәгә алып китәләр.
Чыганак: http://www.kamskoe-ustie.ru/ru/2014-09-25-11-37-24/item/13633-v-bashkirii-v-ogne-pogibli-troe-detey-na-glazah-u-materi.html
Фото: http://www.kamskoe-ustie.ru/ru/2014-09-25-11-37-24/item/13633-v-bashkirii-v-ogne-pogibli-troe-detey-na-glazah-u-materi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250