Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Башын балта белән ярганнар...

Бу куркыныч вакыйганың тарихы 11 октябрьдә үк башлана. Әшә шәһәренең Тынычлык урамында яшәүче исерек ир белән хатын күрше этен үтерергә карар кыла.

Уфа ветеринарлары Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәреннән коточкыч яралар белән китерелгән этне коткарган.

Бу куркыныч вакыйганың тарихы 11 октябрьдә үк башлана. Әшә шәһәренең Тынычлык урамында яшәүче исерек ир белән хатын күрше этен  үтерергә карар кыла. Хайванны үз йортлары территориясенә алып кереп, агачка бәйлиләр. Аннары ир бер сәгать дәвамында аны кыйный, ә хатыны шнур белән буарга маташа.

Шуннан соң бу ике җаһил, хәлсезләнгән маэмайны урманга алып барып, башын балта түтәсе белән яра. Аңын югалтып ауган этне үлгән дип уйлап, өйләренә кайтып китәләр...

Бу икәүнең кыргый гамәлләре тиз арада полициягә килеп ирешә. Хокук сакчылары килгәндә ир шулкадәр исерек була ки, ул берни аңламый, үз гамәлләрен аңлата да алмый. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.

Ә этне тиз арада Уфа клиникасына алып килгәннәр. Башкала ветеринарлары исән калырына бернинди өмет булмаган этнең гомерен саклап кала алган, дип яза Кызыл таң.

Фото: bash.news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркыныч хәлләр