Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бассейн буенча тәкъдимнәр көтәбез

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров журналистлар белән очрашып, бассейн белән якыннан таныштырып, аның буенча йөргән имеш-мимешләргә нокта куйды.

Халык арасында зур кызыксыну уяткан бассейнда соңгы штрихлар эшләнә. Тиздән ул үз ишекләрен ачып, зурлар һәм балалар өчен аерым эшләнгән бассейннар, сауналар эшчәнлеген җәелдереп җибәрәчәк. Шулай ук бирегә гаилә белән килеп тә рәхәтләнеп ял итеп була. Тренажерларда шөгыльләнергә теләүчеләрне заманча зал көтә, чәй эчеп, тамак ялгап аласың килсә кафе эшләячәк.

Ә менә эш графигына килгәндә ул әле тәгаенләнмәгән һәм моның өчен без, хөрмәтле укучым, сезнең фикерегезне белергә телибез. Бассейн көннең нинди сәгатьләрендә, ничек эшләвен теләр идегез, бу хакта комментарийларыгызны калдырыгыз.

Бассейн дип кенә карасак та, биредә күңелеңә якын берничә төрле шөгыль табарга мөмкин. Шуңа да бассейн ишекләрен ачуга анда килеп, рәхәтләнеп күңел ачарга ашыгыгыз. Абонементны алдан айлык итеп тә, көнендә килгәч кенә түләп кереп тә була. “Дулкын” халык өчен эшләнгән, шуның кадерен белеп, саклап, хакыйкәткә туры килмәгән сүзләр белән бассейн тарихына кара якмасак иде.

Ә инде әлеге бассейнда райондашларыбызны тагын нинди яңалыклар көтәчәк, болар барысы да газетабызның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн