Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бассейнга бару өчен кайсы табибтан рөхсәт кирәк?

Бассейн ачылу белән йөзәргә яратучылар алдына медицина белешмәсе (медицинская справка) кирәклеге хакында әйтелде.

Мөһим әйбер һәм ул зурлар өчен дә, балалар өчен дә кирәк. Шуңа күрә кайсы табибларга күренергә икән дип кызыксынучылар хәйран. Бу уңайдан район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек. Сезнең игътибарга поликлиника буенча баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиеваның җавабын тәкъдим итәбез:

– Бассейнда йөзәр өчен зурларга дерматовенеролог (тире табибы) һәм үзеңнең участок табибыңнан белешмә кирәк, кабатлап әйтәм, үзеңнең участок табибыннан... Чөнки ул үзенең пациентының сәламәтлеген якыннан белә. Хастаханәдән белешмә алу түләүле, кассага (312нче кабинет) 300 сум түләү каралган. Паразитологик анализ нәтиҗәләре дә кирәк. Энтеробиозга ( бабасыр анализы) тизәк тапшырсаң да ярый (тизәк анализы эченә энтеробиоз да керә). Әлеге анализ өчен санэпидстанциягә 91 сум түләргә кирәк. Гинекологтан белешмә кирәкми. Балалар өчен педиатр белән дерматологтан белешмә алу бушлай, ә энтеробиоз анализы шулай ук 91 сум тора.

Кыскасы, иптәшләр, һәрберебезнең дә участок табиблары бар, бассейнга барыр өчен медицина белешмәсе буенча сораулар туса, алар белән дә, участок шәфкать туташларыгыз белән дә киңәшләшә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн