Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Басуда күмелеп калдык», «Чыгып булмастыр»…

Хәлләр ясады бу буран бүген. Дүшәмбе эшкә-мәктәпкә-бакчага бара торган көн, үзәктән ерак урамнарда яңа йортта яшәүчеләр

Хәлләр ясады бу буран бүген. Дүшәмбе эшкә-мәктәпкә-бакчага бара торган көн, үзәктән ерак урамнарда яңа йортта яшәүчеләр «Басуда күмелеп калдык», «Чыгып булмастыр»… дип яздылар. Шул рәвешчә балаларын укырга-бакчага илтмәүчеләр дә булды. Юллар идарәсе белән килешү төзегән җирлекләрдә андый проблема күзәтелмәде диярлек, чөнки тәрәзләрдә утлар күренүгә карчистарткычлар юлларны көрттән арындырды. Ә буран яман, гараж алдын көри торасың, ә ул себереп өя тора.

Кайбер районнарда буран булу сәбәпле, ут та булмады дигән хәбәрләр дә килеп иреште, бездә исә кичен урыны белән кайбер нокталарда сүнгәләп торды, ләкин зыянлы түгел, бик тиз кабыздылар. Рәхмәт шушындый гадәттән тыш хәлләр булганда тырышып эшләүчеләргә, ярдәмгә килүчеләргә!

Ә инде «Басуда күмелеп калдык», «Чыгып булмастыр»… дигәннәргә бүген бик нык тырышасы, карлар көрисе булыр инде. Җәяүле сукмакларын да кар басып кына тора, кайберәүләрнең капка аллларыннан үтәрлек түгел. Әнә, бу бабай минем капка төбен җирлек чистартырга тиеш дип җылы түшәгендә ятмый, көрәген күтәреп иртән-иртүк кар көри, капка төбе белән бергә җәяүле сукмагын да ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран