Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Басылырга кайнарлыктан вакыт җитте...

Наил ФӘСЫЙХОВ шигырьләре

Наил Фәсыйхов – райондашларга таныш шәхес. Нөнәгәр авылында яшәп, авылның мәдәният өлкәсендә эшләп, олысын-кечесен җыр-бию сәнгатенә тартып, күркәм хезмәтләре белән күңелләргә үтеп кергән кеше. Татар эстрадасының танылган йолдызлары Раяз һәм Рәсим Фәсыйховлар да аның, хәләле Илсөяр ханым белән җыр-моң дәрьясында үстергән, күркәм холыклы әнисе Ләйлә әбинең (әби мәрхүмә инде, искә алулар рухын шат кылсын. ред.) тәрбиясен алган җыр-моң  уллары. Фәсыйховларның балалары белемле, акыллы, тәрбияле булулары белән аерылып тордылар, бишесе дә үскәндә сәхнәдән төшмәде, җырлады, биеде, гармунда уйнады.

Наил абый өздерепләр гармунда уйный, шигырьләр яза, җырлар иҗат итә.  Аның иҗат җимешләре сәхнәләрдә еш яңгырый, уллары репертуарында да иң кадерле җыр буларак башкарыла алар. Әле кайчан гына Әфганчылар турында гаять тә эчтәлекле шигъри юлларга көй язып, әфганчы райондашларны һәм аларның гаиләләрен сокландырды. Райондашларыбыз иҗаты сәхифәсендә урын алган, төрле темага багышлап язылган әлеге шигъри тәлгәшләре дә иҗатының бер өлеше. Һәм әйтергә кирәк, йөрәгенә бик тә якын, бик тә кадерле хезмәт җимешләре.

Әниемә

Әни! – диеп әйтәм күзем ачкач,

Әни! – диям көне буена.

Арып кайтсам кайчак уеннан

Сыенамын синең куеныңа.

Рәхәт, җылы синең куеның, әни,

Тоймыйм салкын, кырыс җилләр дә.

Әни куенында ничек рәхәт –

Җылыта ул салкын көннәрдә.

Чәчләремне сыйпап кулың, әни,

Йомшак җилдәй мине ярата.

Нинди назлы сүзләр әйтим икән

Әнием-бәгърем, сиңа карата.

Җырым җырлап сине юатырмын,

Иркәләрмен, әни, мин сине.

Балаң булып һаман калыйм инде –

Сынауларга, әнкәй, түз инде.

Еллар үтәр. Синең сукмак

Минем сукмагыма әйләнер.

Бирсен Ходай, балаларым өчен

Синең назың кайтсын әйләнеп.

Крутушка. 23.11.2018

Нөнәгәр авыл көенә

Авылымның каршы тавы,

Инеш буйлары ямьле.

Эчәр өчен челтерәп аккан

Чишмә сулары тәмле.

Сарман тугайларын урап

Узам әле бер кайтсам.

Истәлекле каенлыклар

Тора өч яктан каплап.

Югары очта гармун тартсаң,

Түбән очлар җыр суза.

Туган авылым Нөнәгәрне

Сагынып гомерләр уза.

Читкә киткән авылдашны

Карамалы юл озаткан.

Бәхетен кайда тапса да,

Авылым үзенә тарткан.

Сентябрь, 2002 ел.

Тәрхәнем

Дания Кәлимуллина (Закирҗанова) истәлекләренә таянып.

Авылыма кайттым еллар үткәч:

Үлән күмгән көпчәк эзләрен...

Урамында йөрдем беткән авылымның –

Яшьлегемне сагынып эзләдем.

Кара-каршы үскән тирәкләрнең,

Ботаклары кушылып үрелгән.

Үз йолдызым кая икән? – диеп,

Эзләдем мин Тәрхән күгеннән.

Яшел хәтфә япкан болынында,

Ак чәчәкләр җирдә тибрәлә.

Су буенда, зирек арасында

Сандугачлар сайрап җибәрә.

Кем нигезе генә калган икән...

Бары ташлар тора агарып.

Кара урман, без утырткан бакча,

Чишмә көтә безне сагынып.

Юк, бетмәде авылым! Ул һәркемнең

Урын алган йөрәк түрендә.

Тәрхән дигән авыл юк картада –

Тик ул яши безнең күңелдә.

Ноябрь, 2015 ел.

Китте Фәнис...

Китте Фәнис... Калды Гүзәл,

Калды әнисе елап.

Ходай бирмәгән гомерне

Алып булмый шул сорап.

Калды эшләнмәгән эшләр,

Әйтелмәгән сүзләре.

Нихәл итәсең – мәңгегә

Йомылды бит күзләре.

Йорт-җир, каралты-куралар,

Кул җылысын сакларлар.

Өй алдында көтеп калды

Кагылмаган такталар.

Капкасы да киң ачыла,

Ишек алды таш сукмак.

Гаражында машинасы:

Бара алмый шул ерак.

Хезмәттәш әфганчыларың

Озатырга җыелдылар.

Йөрәкләре сыкраса да,

Яшь түкми тыелдылар.

Сабантуе кебек иде –

Халык килде озатырга.

Калдың кабердә ялгызың,

Юк шул чара кайтырга.

Күктәге йолдызың сүнде,

Җирдәгеләре тора.

Әниең, апаң һәм хатының

Кылалар көн дә дога.

Нәнә диеп зурлап кына

Дәштең син әниеңә.

Очрашырга ахирәттә

Көткәндер әтиең дә.

Эз калдырып киттең җирдә,

Ул эзләр күмелмәсен.

Суда ятмасын Фәнис тә –

Артык яшь түгелмәсен.

Апрель , 2019 ел.

Яшьлегемә кайтам сагынып

Көзге күктә кыр казлары оча,

Моң сибелә алар артыннан...

Әллә инде мин дә кыр казымы?

Күңелем белән күккә тартылам.

Ил-күлемә төшәм ялларга,

Үткәннәрем өчен һич үкенмим,

Тик ни көтә икән аларда...

Колач җәеп каенлыклар көтә,

Борыла-борыла аккан инешем.

Яланаяк узган сукмаклардан

Үткәннәрне сагынып килешем.

Колач җәеп йөздем инешемдә,

Чишмәләрдән сулар ташыдым.

Айлы төннәрендә тәүге тапкыр

Сөю хисен белдем, татыдым.

Тынлык ярып якын дустым белән,

Гармун тартып таңны уяттым.

Кичке уен, клуб, Сабантуйда

Ничә буын яшьләр җырлаттым.

Үзгә, матур иде үз җырыбыз,

Тик бер өчәү аны җырладык.

Инде хәзер, чәчләргә чал кергәч,

Ул җырыбызны сагынып еладык...

Елак түгел лә без, тик шулай да

Яшьлек тыны түгеп күкрәктә,

Әле оныкларны өйрәтербез

Җырларга ул җырны, кирәксә...

Каршы тауның Акбалчыгы безне

Көтеп тора җәен-көзен дә,

Ае матур, кояшы да көләч,

Безнең авылыбыз күгендә.

...Һаваларда оча киек казлар,

Сарманнарга җәелә моңнары.

Ышанычлы, ныклы адым белән

Атлыйм киләчәккә юлларым:

Янәшәмдә кызым, улларым,

Иңнәремдә иркәм куллары.

28.02.2007.

Сабакташым, кил мәктәпкә

Фото алдым сабакташтан –

Балачак хатирәсе.

Таныш йөзләр миңа карый:

Килә нидер әйтәсе.

Һәрберсе истә әле:

Шаян, кайгысыз чаклар...

Ни көткәнен уйламадык

Ваемсыз бала чакта.

Йөзләребез нурлы, матур...

Ерак калды ул чаклар,

Бары шушы фото гына

Балачакны гел саклар –

Мәктәп елларын саклар.

Укытучы абыйның да

Гаярь куәтле чагы.

Фронтовик-разведчик ул–

Егетләрнең солтаны.

Өч Наил, ике Әлфия,

Фәридәләр дә икәү,

Сәвия, Рүзилә – ике,

Фаварислар да икәү.

Белмәдек шул ул вакытта

Алда ниләр көткәнен.

Исәннәр, җыелыйк әле,

Сагынам сезне, көтәмен.

Утыз бала тәмамладык

Сигезенче сыйныфны.

Җиттек-үттек алтмыш яшьне,

Үттек төрле язмышны.

Сөйләшеп сүзләр дә бетми,

Кайчак очрашкан чакта.

Үз бәхетебезне таптык

Төрлебез-төрле якта.

Үтелсә дә тормыш юлы

Төрле җирдә сызылып,

Бала чакны сагынабыз –

Искә алыйк җыелып.

Хыяллар төрле булгандыр,

Һәрберебез бер шәхес.

Сабакташым, кил мәктәпкә:

Үткәрик ачык дәрес.

3. 03.2016.

Илсөяргә

Шелтә күрәм кайчак күзләреңә карап:

Әйтерсең лә безнең эшләр булган харап.

Башың күтәр, елмай, көлеп җибәр –

Соклансыннар, әйдә, безгә карап!

Соклансыннар!

Әллә үткән гомер безнең

Гел дә тигез, матур юлдан барды.

Тормыш гөле – балалар да

Борчу-мәшәкатьсез генә туды?..

Инде хәзер үткәннәргә карап:

“Бу безме?”, дип әйтер көннәр җитте...

Йөрәк гел яшь, балалар да үсте,

Басылырга кайнарлыктан вакыт җитте.

Вакыт җитте…

Тик барыбер без яшь әле –

Үткән гомер бары яшеннең яшьнәве.

Оныкларны багып һәм иркәләп

Әйтәбез без: “Рәхәт тә соң, әй, яшәве!”

Рәхәт тә соң, әй, яшәве ошбу җирдә

Тоеп үз кадерең туган илдә.

“Бәхетлеме?”, диеп сорасалар,

“Әйе!” – диярмен мин һәрберенә.

Тик бәхетем касәсенең мөлдерәмә

Тулы итүчесе бары тик син.

Балаларга – ана, миңа тугры хатын,

Илсөярем бел: ул бары син.

 12.09.2004.

Улымның укытучысына

(Балалар белән иҗат-сәнгать өлкәсендә бергә эшләгән, Нөнәгәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Әшрәповага багышлана)

Тәүге күргән кара чәчең

Озын толымда иде.

Кыскарткансың, юкарганнар,

Чаларганнар да инде.

Нур чәчеп торган күзләрең

Күпме дәфтәр тикшергән.

Алтын кысалы күзлегең

Бик килешә үзеңә.

Ана назы, хатын назын

Биргән синең кулларың.

Әйт дөресен, санадыңмы?

Мәктәптә узган юлларың?

Язгы-көзге пычраклар да,

Киртә түгел кар-буран.

Итеге дә, читеге дә,

Туфлисе дә күп тузган.

Чиләк-көянтә иңеңдә,

Чишмәләргә йөргәнсең.

Булган бар белемеңне

Балаларга биргәнсең.

Инде алар сабый түгел –

Мәктәп яшьләре үткән.

Тик күбесе апа диеп

Керәдер синең төшкә.

Хезмәтеңне хөрмәт итеп,

Яныңа киләләрме?

Очрашканда туры карап

Сагындык дияләрме?

Күпмесенә канат бирдең,

Туры юлны күрсәттең.

Белгәненә белем бирсәң,

Йомшакларга өйрәттең.

Һәрбер хезмәт бәяләнә:

Кем медаль, орден ала,

Укытучыга зур бүләк –

Белемле булган бала.

Бүләкләрең – укучылар,

Сине һаман яратсын –

“Ул бит безнең апа диеп,

Яхшы хәбәр таратсын.

...Кара чәчең дә чаларган,

Тик күзләрең гел нурлы.

Алмаштырмадың һичнигә

Үзең сайлаган юлны.

Үтелгән юлың читләре

Чәчәкле, матур, гөлле.

“Кара, дөрес язган”, диеп,

Искә алырсың бер мине.

2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев