Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Батыр райондашыбыз хәрби макталуга иреште (+фото)

Бүгенге көндә Балтач районының асыл уллары да, өлешчә мобилизация кысаларында илебез чикләрен саклаучылар рәтендә, намус белән хәрби бурычларын башкара.

Районыбызның олы йөрәкле халкы, алгы чиктә булганнарга, хәрби госпитальләргә һәрдаим теләктәшлек күрсәтеп, гуманитар ярдәм җыюда, солдатларны җылы киемнәр, беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә активлыкны киметми, ил иминлеген кайгыртуда кулга-кул тотынышу кирәклеген аңлап кабул итә.

Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала, диләр халыкта. Ләкин бездә яшәүче халык сыната торганнардан түгел. Туган төбәгебезнең уңдырышлы туфрагы, суларының шифасы белән буыннан-буынга күчеп килүче ихтыярлылык, батырлык, намуслылык кебек сыйфатларга ия халкыбыз, кайда гына булмасыннар, гел, шушы төп кешелеклелек сыйфатларына таянып эш итәләр. Илебез өчен авыр вакытларда хәрби бурычларын аеруча ныклык һәм намус белән үтәп, хәрби җитәкчеләре тарафыннан макталуга лаек булучы райондаш егетләребез турында да җылы сүзләр еш ишетелеп тора.

Шундый олы дәрәҗәгә ирешүче райондаш солдатларыбызның чираттагысы – Арбор авылы егете Рүзәл Илдар улы Гарипов.
Рүзәл Илдар улы хезмәткә алынганчы тормыш иптәше Оксана һәм өч баласы белән Яңа Салмачы бистәсендә яши. Хәрби комиссариаттан повестка алгач, 29 сентябрьда, өлешчә мобилизация кысаларында, бертөркем чакырылучылар белән "Казан Экспо"га барып урнаша. Хәрби өйрәнүләр узганнан соң, 2 ноябрь көнне артиллеристлар гаскәре сафларында Украинага җибәрелә.

Хәрбинең әти-әнисе Дилә һәм Илдар Гариповлар нык булып, ил иминлеген сакларга киткән улларын изге догадан калдырмыйлар. "Рүзәлебез мәктәптә дә гел лидерлар рәтендә булды. Чакыру кәгазе килгәч тә, өч бала атасы булуына карамастан, намусы кушуы буенча хезмәткә алынды. Улыбыз белән бик горурланабыз, авыр булса да түзәргә, борчылуыбызны күрсәтмәскә тырышабыз. Бөтен авыл халкы хәлләребезне белешеп тора, рәхмәт. Рүзәл белән кыска смслар аша гына аралашып торабыз, көн саен хәбәргә чыга алмыйлар шул. Исән генә булсыннар инде," – ди солдатның әнисе Дилә Сәлим кызы.

Батыр солдатның хәрби макталуга ирешүе хакында хәбәр Гариповлар гаиләсенә узган атна ахырында килеп ирешә. Курка-курка гына, инде госпитальдән җибәрелгән хаттыр дип ачыла башлаган конверт эчендә Рәхмәт хаты күргән гаилә, шушы көнне уллары өчен горурлык тоеп елый. Рүзәлнең намуслы хезмәтенә, ватанпәрвәрлегенә чын күңелдән куанган ата-ана өчен бу Рәхмәт хаты олы шатлык, горурлык өлгесе!

Райондашыбыз хезмәт иткән хәрби часть командиры имзалаган Рәхмәт хатында: "Хәрби бәрелешләрне җайга салу вакытында һәм хәзерге вакытта Рүзәл Илдар улы үзен инициативалы, тәртипле һәм югары оешкан хәрби хезмәткәрләр итеп күрсәтте. Ил өчен хәлиткеч чорда хәрби хезмәткәр үзенә йөкләнгән бурычларны намус һәм хөрмәт белән башкара." диелгән. Димәк, егетләребез нык йөрәкле, Ватан алдындагы бурычларына намус белән карый беләләр. Ә монысы инде барлык район халкы өчен горурлык булып тора.

Илгә лачын йөрәкле ул үстергән Гариповлар гаиләсе мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итүдә дә теләктәшлек күрсәтәләр. Дилә Сәлим кызы – районыбызның иң актив волонтерлары рәтендә. " Бу эшкә алынып китүем очраклы булды: авылыбызда, шәһәрдән кайтып, иске тюльләр җыеп киттеләр. Кызыксына торгач, сетка үрергә җыйганнарын белдем. Уйлап яттым да, бу эшне үз авылыбызда башларга максат куйдым, авылдашлар бердәм булып күтәреп алды. 1 нче партия белән 8 сетка үреп җибәрдек. Шуннан соң гуманитар ярдәм җыярга керештек, майлар җыеп, дарулар да ясап җибәрдем. Марий Эл республикасында урнашкан балалар йортларына киемнәр җыеп тапшыра алдык. Хәрбиләргә җибәреләсе мичләрне шуннан кайтарткач, бу гамәлебез кара-каршы ярдәм булды. Хәзер яңадан сеткалар үрә башладык. Материал алырга күмәк хуҗалык та бик булышты. Авылыбыз бердәм, Аллаһка Шөкер. Барысы да үз балаларыбыз, якыннарыбыз, тынычлык өчен эшләнә. Киявем дә мобилизация буенча хәрби хезмәттә. Барысына исәнлек телим" – дип җиткерде Дилә ханым аралашу барышында.



Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рүзәл Арбор