Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бай булыр өчен чыршы астына ниләр яшерергә?

Шушы киңәшләр акча агымын активлаштыра, ди...

Яңа ел төнендә сәгать телләре 12не сукканда һәркайсыбыз изге теләкләр әйтә. Алар арасында матди якны ныгытуга багышланганнары да бар. Белгечләр чыршы астына кайбер әйберләрне кую да акча агымын активлаштыра, дип саный. Купшыкай астына нәрсә куярга соң?

Кызыл, яки алтын төстәге капчык тегегез яисә бәйләгез. Капчыкка 12 тәңкә акча салырга һәм аны бәйләргә кирәк. Капчыкны чыршының аскы ботакларына, әмма арткы ягы белән элегез. Шулай итеп, сез аны чит күзләрдән сакларсыз. Мондый талисман ел дәвамында акча агымнарын активлаштыра икән.

Чыршы астына копилка яшерегез. Мондый акча "капчыгы" яңа елда финанс җәлеп итүче булачак. Копилкага ай саен акча салып торырга онытмагыз.

Чыршыга күбрәк түгәрәк шарлар элү финанс тотрыклылыгын җәлеп итә. Чыршыда декорның якынча 60 проценты түгәрәк пыяла шарлар рәвешендә булсын. Яңа ел агачына пластмасса шарлар элмәгез, алар ярлылыкны җәлеп итә, имеш...

Кызыл җепкә шоколад тәңкәләре тезегез дә аны элгәндә хезмәт хакын күтәрү, яки табышлар турында уйлагыз. Яңа ел төненнән соң, теләгегез турында уйлап, шоколад тәңкәләрен ашагыз, дип яза Кызыл таң. Бу кәнфитләрне башкаларга бирергә ярамый!

 

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар Яңа ел чыршысы