Бай тәҗрибәсе юбилеен бизи
Мин 1973 елның март аенда, Казан энергетика техникумын тәмамлап эшкә кайтканда, районыбызны электр энергиясе белән Арча район электр челтәренең Балтач һәм Чепья участоклары тәэмин итә иде. Бер ай үтүгә, Арчадан аерылып, мөстәкыйль рәвештә эшләүче Балтач район электр челтәренә әверелдек. Үзебезнең мөһеребез һәм җитәкчебез булды. Шушы оешмада 30 ел эшләп лаеклы...
Хәзерге җитәкче - Әнвәр Рәүф улы Бахтиозин (рәсемдә) мин лаеклы ялга киткәннән соң килде. Ул 2002 елның 9 августыннан эшли башлады. Алты ел элек "Хезмәт" газетасында чыккан язмамда, "коллектив киң юлдан ышанычлы адымнар белән бара", дип билгеләп үткән идем. Мин боларны каян беләм соң? Ялга китеп берничә ел узгач, оешмага кире килеп, бер ел тирәсе контролер булып эшләп алдым. Шул вакытта ук инде күзгә бик күп үзгәрешләр күренде: барлык трансформатор пунктларында да җитеп бетмәгән өзгеч-автоматлар, исәпләү приборлары куелган; йозаклар белән бикләп алынган; тиешле номерлар, электр тогы сугу куркынычын кисәтүче язмалар төшерелгән. Алар күп вакытлардан бирле "авырткан урын" булып саналдылар. Яңа җитәкче бу җитешсезлекләрне тиз арада "дәвалауны" оештырган иде. "Мин эшкә килгәндә, - дип искә ала Әнвәр Рәүф улы, - тотылган электр энергиясен исәпкә алучы приборларга энергия кулланучылардан башка үтеп булмый иде. Ә алар төрле хәйләләр белән урлаучылыкка бардылар һәм оешмага шактый финанс зыяны китерделәр. Бу проблемаларны бетерү өчен берничә программа кабул ителде, энергияне куллану буенча автоматлаштырылган система кертелә башлады һәм алар хәзерге көндә дә дәвам иттерелә."
Эшләү дәверендә күпләргә остаз булсам да, бер ел эшләп алган вакытта, үзем дә Әнвәр Рәүф улына еш мөрәҗәгать иттем. Биш ел өзеклек булган арада үзгәрешләр күп иде шул. Теоретик-практик сорауларга һәрчак кыска, төгәл, аңлаешлы итеп җавап бирде. Башкача була да алмый, чөнки ул барлык гомерен энергетикага багышлаган югары белемле, бай тәҗрибәле профессионал! Балтач район электр челтәрен иң озак җитәкләүче дә әле - шушы постта эшләвенә августта 15 ел була! Бу аның 8 мартта булачак 60 яшьлек юбилеен да бизәп тора!
Коллективны җитәкли башлагач нинди юнәлештәге эшләргә аеруча игътибар бирелгәнлеге турында ике ел элек - Идел буе электр челтәренең 50 еллыгына багышлап чыгарылган, Казанда нәшер ителгән альбом-китапта күп итеп язылган. Шуларның берничәсенә тукталып үтик:
"2005 елдан искергән тышкы электр үткәргечләрен изоляцияләнгәннәргә алыштыру эшләре башланды. Алар иң элек район үзәгендәге урамнар, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары аша үтүче линияләрдә башкарылды һәм алга таба да дәвам иттерелә. Бу чара электр куркынычсызлыгын арттыруга, энергия бирүдәге өзеклекләрне киметүгә китерә.
Елына ике мәртәбә план буенча уздырылучы карау нәтиҗәләреннән чыгып, электр линияләре чыбыклары өстенә төшү куркынычы булган агачлар киселә. Линияләрнең тотрыклы эшләве өчен әлеге эшләрне башкару гаять тә мөһим.
Линияләрдә, трансформатор пунктларында график буенча капиталь ремонтлар ясала. Шулар белән бергә, чыбыкларда энергия югалуны киметү максатыннан, түбән көчәнешле линияләрне берничәгә бүлеп аларны кыскарту эшләре башкарыла. Моның өчен өстәмә трансформатор пунктлары да урнаштырыла. Боларны башкару кулланучыларга барып җитүче энергиянең сыйфатын да яхшырта.
Соңгы елларда административ бинага һәм гаражларга капиталь ремонт ясалды; яңа махсус техникалар, автомашиналар, башка техник җайланмалар кайтартылды; материаль база көчәйтелде. Эшчеләр һәр сезонга карап уңайлы, заманча эш киемнәре; шәхси куркынычсызлык чаралары белән даими тәэмин ителә. Коллектив та эштә тырышлык белән җавап бирә. Аеруча тырышларга бүләкләр тапшырыла, шифаханәләргә юлламалар бирелә.
Замана район электр челтәре коллективы каршына яңа бурычлар куя, сөйләшүләр вакытында "акыллы электр челтәрләре" дигән термин да еш кулланыла. Алга таба хыяллар - Европа илләре тәҗрибәсеннән чыгып, югары көчәнешле линияләрне кулланучыларга якынрак китерү; трансформатор пунктларын шунда урнаштырып, түбән көчәнешле линияләрне мөмкин кадәр кыскартуга ирешү. Линияләрдәге аппаратлар белән идарә итүне, хисаплау приборларының күрсәткечләрен алуны, диспетчерлык пунктларында утырган хәлдә, читтән торып башкару да ерак киләчәккә калмас."
Әле дә оешманың эшләре белән гел кызыксынып торам, чөнки күңел биреп башкарган хезмәт еллары, ул чактагы тынгысызлык җаннан китми, шуңа яннарына еш барып чыгам. Анда барган саен бүгенге яшәешләренә куанам: коллектив төгәл көйләнгән зур бербөтен механизм кебек, ыгы-зыгысыз, җаен белеп эшләвен дәвам итә. Барыбыз да беләбез: һәр механизмны эшләтеп җибәрергә, тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Ул тиешенчә эшли дип әйтергә тулы җирлек бар - энергетиклар адресына зарлар ишеткәнем юк. Димәк, җитәкчеләре яхшы. Оешмада һәр участокка югары белемле, тәҗрибәле белгечләр җаваплы итеп куелган. Алар кемнең-кеме булган өчен генә түгел, нәкъ менә үз эшләренә җаваплы караучы, оешма таләпләрен үти алырлык белгеч буларак эшкә алынганнар. Өстәмә шоферлар кирәк булгач та эшкә килергә теләк белдерүчеләр арасында конкурс уздыралар һәм араларыннан осталарын сайлап алалар. Шуңа да биредә дисциплиналы, тату, бер-берсенә ярдәмчел коллектив тупланган. Коллективка куелган бәя - җитәкчегә куелган бәя инде ул. Бәя димәктән - аларның эшләгән эшләре өстәге оешмалар тарафыннан да югары бәяләнә. Үзем, йомыш төшеп, Казанга Идел буе электр челтәре оешмасына барган саен районнар арасындагы ярыш нәтиҗәләренә күз салам. Балтачлыларның гел алдынгы урыннарда булуына шатланам. Узып киткән ел хезмәт нәтиҗәләре буенча да мактанырлыклары бар. Территорияне тәртиптә тоту буенча уздырылган конкурста да икенче урында. Әнвәр Рәүф улының шәхси хезмәтләре дә бик еш Мактау таныклыкларына лаек була.
Әнвәр Рәүф улы кул астында эшләүчеләргә игътибарлы да, ихтирамлы да. Дорфалык аның өчен ят сыйфат. Аның игътибарын без - пенсионерлар да гел тоеп торабыз. Бәйрәмнәрдә дә онытмыйлар, ветераннар өчен экскурсияләр дә оештыралар. Яннарына барганда, без - ветераннар, коллективта эшләүчеләрнең дә җылы мөгамәләсен, ихтирамын тоеп китәбез. Бу да бит аларга җитәкчедән күчә.
Җитәкченең коллективка теләкләре дә изге - тотрыклы, профессиональ, һәлакәтләрсез эшләү! "Иртән эшкә килгән һәркем кичен үз вакытында исән-имин өенә кайтсын - бу иң мөһиме!" - ди ул.
Әнвәр Рәүф улы гаиләсендә дә хөрмәткә лаек әти, таяныч булырлык ир. Алар Нурсилә ханым белән бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Балалары барысы да югары белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар; гаилә корып, өлкәннәрне оныклар белән сөендереп, тату-матур итеп яшиләр, әтиләре кебек - энергетиклар. Болар барысы да өлкәннәр тәрбиясе җимешләре бит.
Алдагы планнарын тормышка ашыру өчен Әнвәр Рәүф улының көче, дәрте кимемәсен, исәнлек-саулык ташламасын. Гаиләсен, якыннарын шатландырып, аларга терәк булып озак яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев