Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Базилик чәе баш авыртуны баса...

Бу хуш исле тәмләткечне җәй буе файдалынып калыгыз.

Базилик — җылы ярата торган үсемлек. Ул салкынга чыдам түгел, орлыклары 15 градуста гына шытып чыга. Шуңа да безнең якта аның үсентеләрен үстереп, кыраулар узгач кына түтәлгә чыгару яхшырак. Аның хуш исле яфраклары итле, баклажанлы һәм помидорлы ашамлыкларга бик килешә. Базиликны эремчеккә, тәбәгә, майга, пиццага кушалар, яшелчә тозлаганда, банкага салатлар япканда кулланалар. Бу файдалы үсемлекнең нинди генә төрләре юк: лимон, лайм, мята, гвоздика, лавр, хуш исле борыч тәме килеп торганнары бакчачылар арасында аеруча популяр. Аның чәй өчен булган төреннән хуш исле лимон тәме килә.

Базилик кушылган ризык кәефне күтәрә, аппетитны ача, организмнан шлакларны чыгара. Базилик чәе баш авыртуны баса, ютәлне дәвалый, дип яза Кызыл таң. Мунчада кайнар суга салсаң, хуш исе тарала, шул суда юынсаң, тынычландыра, көч кертә һәм яшәртеп тә җибәрә!

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.

 
Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр базилик