Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре

6 февраль көнне Балтач районы Советы бинасында Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләрен оештыру комитетының утырышы булды.

Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1."Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләрен оештыру чаралары, ветераннарның яшәү шартларын яхшырту". Вакыйф Мансур улы Зәкиев - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы, «Хезмәт» газетасының баш мөхррире.
2. "Район яшьләренең патриотик тәрбия эшләрен оештыру". Рөстәм Рафис улы Заһидуллин - район башкарма комитеты яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе.
3. "Район мәгариф учреждениеләрендә яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру". Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова - Мәгариф бүлеге җитәкчесе.
4. "Яшьләрдә патриотик тәрбия буенча якны өйрәнүче музейларында системалы эш алып бару". Фирая Муллазыя кызы Зыятдинова - «Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил» музее директоры.
5. "Ветераннар оешмасының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылауны оештыруда әзерлек эшләре". Рифат Габдулла улы Абдуллин - Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе.
6. "Хәрби комиссариатның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүне оештыру буенча әзерлек эшчәнлеге". Илфат Нариман улы Гайфетдинов - хәрби комиссариатның бүлек җитәкчесе.
Утырышта Татарстан Республикасының социаль мәсьәләләр буенча булышчысы Т.П.Ларионова, районның Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү комитетының әгъзалары, шәһәр җирлеге һәм җирле үзидарә башлыклары, ветераннар советы рәисләре, оешма-предприятие, бүлек һәм идарәчелек җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча булышчысы Татьяна Петровна Ларионованың йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.
Фото: http://tatarstan.ru/persons.htm?search_persons=get&letter=&submit_btn=&department=49041

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250