Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белә идегезме: күз нигә тартыша?

Күз тартышу (нервлы тик) — медицинада “миокимия” дип атала.

Моңа күзләр ару (компьютер каршында озак утыру, руль артында булу яки яктылык җитмәү) сәбәпче булырга мөмкин. Шул ук вакытта стресс, организмда кальций һәм магнийга ихтыяҗ да бу проблемага китерә ала. Күз тартышса, эштән туктап торырга, күзләргә күнегүләр ясарга кирәк. Сулга-уңга, өскә-аска, еракка карагыз, ул күзләрдәге көчәнешне киметергә булыша. Күз тартышу — йөрәк-кан тамырлары системасы, баш травмалары нәтиҗәсе була ала. Баш авырту, баш өянәгеннән тилмерүчеләр нервлы тикка еш зарлана. Чөнки ул баш мие кан тамырлары спазмасына китерә. Әгәр нервлы тик еш борчыса, офтальмолог һәм неврологка күренергә тырышыгыз.

https://vk.com/irekmaydani?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев