Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Белем" җәмгыятенең күзәтчелек советын Сергей Кириенко җитәкләячәк

Җәмгыятьнең генеральный директоры итеп "Нетология-групп" холдингына нигез салучы Максим Древаль сайланды.

Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко "Белем" җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мәскәүдә "Белем" Русия җәмгыятенең III съезды узды, анда оешманың яңа җитәкче составы расланды һәм аның эшчәнлегенең алдагы юнәлешләре билгеләнде. Съезд карары нигезендә күзәтчелек советы рәисе итеп Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сайланды", — диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәтендә ачыклап узуларынча, Русия Президенты ярдәмчеләре Владимир Мединский, Максим Орешкин, Андрей Фурсенко, шулай ук Любовь Духанина күзәтчелек советы рәисе урынбасарлары булачак.

"Белем" Русия җәмгыяте генеральный директоры итеп "Нетология-групп" холдингына һәм "Фоксфорд" онлайн-сервисына нигез салучы, шулай ук "Русия лидерлары. Сәясәт" конкурсы җиңүчесе Максим Древаль сайланды.

“Белем” Русия җәмгыяте съездында илнең 83 төбәгеннән 191кеше катнашты.

“Белем” Русия җәмгыяте – 2016 елдан бирле эшли торган коммерция карамагында булмаган иҗтимагый оешма.

2021 елның мартында Максим Древаль Советлар Союзы тәҗрибәсенә һәм традицияләренә таяна торган заманча һәм технологик белем платформасын булдырырга тәкъдим итте. Президент Владимир Путин тәкъдим ителгән идеяне хуплады һәм 21 апрельдә Федераль җыелышка Юлламасында “Белем” җәмгыятен заманча санлы платформада эшләтеп җибәрү кирәклеге турында белдерде.

Фото: miasskiy.ru

Чыганак: Кызыл таң гәзите

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Белем" җәмгыяте