Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белем йортын төзүчеләр

Бөрбаш урта мәктәбе яңа, 2019-2020 уку елын 133 бала белән башлап җибәрде. үз канаты астына яңа пансиотта тәрбияләнүчеләрне сыендырган белем учагының район мәгариф тарихында үз урыны, үз исеме бар.

Шушы мәктәп укучысы буларак, мин дә аның тарихының бер кыйпылчыгы, дияр идем. 1968 елда Нормабаш авылыннан   килгән 8 укучы Бөрбаш, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне авылларыннан килгәннәр белән бер булып, ике сыйныфка бүленеп укыдык. Бу елларны Бөрбаш урта мәктәбенең беренче чәчәк ату чорлары булган, дип әйтсәк, ялгышмабыз. Яңгырап торган      көчле тавышлы Эльбрус ага Исмаевның (инде мәрхүм) мәктәптә булуын тупсадан атлауга белеп була иде. Бер елдан соң аны Габделхак абый Исхаков алыштырды. Күзлек кигән, нәкъ киноларда күрсәткән галимнәргә охшата идек без аны. Математикадан  укыткан Маһиҗамал апа Хәкимова безнең өчен аерым бер өлге булды. Хәер, һәр укытучыны да шулай үрнәк, дип атарга була иде. Сыйныф җитәкчеләребез Гөлнур Габдуллина, Гөлзада апа Шәрәфиева, «Б»ларны җитәкләгән Мәймүнә апа Нурмиеваларны классташлар белән аерым бер җылы хисләр белән искә алабыз. Башлангыч класс укытучылары Маһинур апа Нуретдинова, Сәрдегәндә укыткан Мәнзүмә апа Әхмәтшина һәм  Гашия апа Сәфәргалиева, Нормабаштан Фагыйлә апа Садриева ,  Рауза апа Гыйльфанова һәм Галимә апа Галиевалар, Аланнан Фәүзия апа Фәләхиева һәм Марзия апа Зәкиевалар, олы яшьтәге Сәет абый һәм Сания Әхмәровалар, Мәрьям Маннапова, Ләлә апа Шәммасова, Сания апа Хәйруллина, завучыбыз Наҗия апа Солтанова, Җәүһәр апа Исмаева, Суфия апа Исхакова, Наил абый һәм Рүзилә апа Шакировлар, Мансур абый һәм Гәүһәрия Шәрифуллиннар, Тәнвир абый  Галимов, Әмир ага Шәрәфиев, Рәкыйп ага һәм Гөлчәчәк Галиевлар, Заһир һәм Әлфия Мортазиннар, Васыйл һәм Мөршидә Гарифуллиннар, Фидәил  Шакировларны һаман да сагынып искә алабыз. Шушы коллективка соңрак яңа сулыш өстәп яшьләр -  Сәйдәш Хәкимов, Тәлгать Җәләев,   Гөлнур  Мифтахова, Илсөяр Галимова, Венера Хөсәинова, Фәния Фазлыева, Гүзәл Сәфәргалиева, Рузия Сәфәргалиева, Рашит Булатов,  Нурия Вәлиевалар   кушыла.  1995 елдан Тәнвир Галимов җитәкләгән мәктәп үзенең данлы эшләрен дәвам итте. Спортның яңа төрләрендә игътибарны арттыру,  экология, табигатьне саклау өлкәсендә, мәктәпнең материаль-техник базасын ныгыту буенча саллы уңышларга ирешелде. Ул чорларда Бөрбаш мәктәбе укытучылары бик тату булды, дип хәтердә калган. 4 авылга барып кичке мәктәпләрдә укыту, даими театр-концертларын кую, безне  – укучыларны да  бу чараларда катнаштыру, совхозның барлык хуҗалык эшләрендә катнашу – болар барысы да укытучылар җилкәсендә булды.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    мэктэп тормышын искэ тошергэн очен рэхмэт сезгэ

    Теги: Бөрбаш урта мәктәбе