Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белеп торсаң, комачау итмәс! Чәчәкләр бакчасында...

Июнь башында берьеллык чәчәк, георгин үсентеләрен утыртуны төгәллиләр. Шул ук вакытта декоратив үсемлекләр артыннан тәрбияләү – су сибү, чүпләрне утау, ашлау, туфракны йомшарту төп эшләр булып тора.

Ашламаларга килгәндә, органик ашламалар да, чәчәкләр өчен махсусларын да кулланырга мөмкин. Ай башында барлык күпьеллык чәчәк куакларын һәм декоратив культураларны (алар хәзер бик зур үсештә) ашларга киңәш ителә.

Әйткәндәй, бу чорда бакчаларны тлә һ.б. яфракларны тәмләп кимерүче корткычлар баса. Аларны махсус препаратлар белән эшкәртегез.

*Июнь аенда, кемнәр газон үстерә, шуларга газоннарын чабарга, декоратив куакларны кисеп, “тере коймалар” формалаштырырга кирәк булачак.

*Чалмабашлар (пион) өчен декоратив киртәләр урнаштырсагыз, чәчәкләрегез күз явын алырлык булып күренер. Шул ук вакытта биеккә үрмәләп үсүче клематислар, розаларның яңа гына үрләгән нәфис ботакларын бәйләштереп торырга онытмагыз.

*Җәйге чәчәкләр өчен июнь – иң актив үскән чор, ә язгылары өчен – тынычлыкка китү чоры. Ай ахырында ләла чәчәкләренең яфраклары саргайгач, бүлбеләрен чокып алалар һәм киптерү өчен җылы, яхшы җилләтелә торган бинага кибәргә салалар. Ә суганчалары вак булганнар (мускарьләр, крокуслар һәм галантуслар) ел саен казып алуны таләп итми. Шулай да, әгәр алар бик артык үрчеп китсәләр, суганчаларны аерып, яңа урынга утырталар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев