Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белгечләр фонтанда су коену зыянлы булуын кисәтә

Фонтанда су коену төрле инфекцияләр йоктыруга сәбәп булырга мөмкин.

Фонтанда су коену салкын тидерү белән генә түгел, төрле инфекцияләр йоктыру белән дә куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Фонтанда су коену кискен эчәклек инфекциясе, респиратор инфекциясе, конъюнктивитлар китереп чыгарырга мөмкин. Шулай да төп куркыныч булып энтеровируслы, ротавируслы инфекцияләр, А вируслы гепатит тора», — дип аңлатканнар ведомствода.

Моннан тыш, шәһәр фонтанында коенып, андагы коммуникацияләрдән яки утлардан имгәнүләр алу куркынычы бар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте өлкәннәргә һәм балаларга сак булырга, ә иң яхшысы фонтаннарда коенудан бөтенләй баш тартырга тәкъдим итә.
 

Фото: Ильнар Тухбатов

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев