Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белгечләр коронавирусның тән тиресендә актив булу вакытын ачыклаган

Коронавирус тимер, пыяла яки пластик өслекләргә караганда, тән тиресендә озаграк актив була.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның активлыгы кешенең тән тиресендә гриппка караганда биш тапкырга озаграк саклана. Бу хакта Clinical Infectious Diseases журналына сылтама белән РИА Новости яза.

Киото префектурасы университеты галимнәре клиник тикшеренүләрне куркынычсыз итеп башкарырга ярдәм итә торган модель ясаган. Шуннан соң белгечләр тән тиресендә SARS-CoV-2 һәм A (IAV) грипп вирусының тотрыклылыгын бәяләгән.

SARS-CoV-2 һәм IAV тимер, пыяла яки пластик өслекләргә караганда, тән тиресендә активлыкларын озаграк саклаган. Шул ук вакытта SARS-CoV-2 уртача 9,04 сәгать, ә IAV 1,82 сәгать сакланган.

Тикшеренүчеләр әйткәнчә, ике вирусның да кисәкчекләре дезинфекция ярдәмендә тиредән бер үк төрле юылып төшкән.

Россиядә һәм дөньяда коронавирус вазгыятенә бәйле актуаль мәгълүматлар стопкоронавирус.рф. порталында урнаштырылган. 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вирус коронавирус