Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белми калма! Кышын автомобильләр хәрәкәте тизлеген киметергә тәкъдим иттеләр

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, шул рәвешле юлларны ремонтлау чыгымнарын киметергә мөмкин. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/15/186305/

(Казань, 15 мая, «Татар-информ»). Россия юл-фәнни-тикшеренү институты белгечләре кыш көне шиплы резиналы автомобильләр хәрәкәте тизлеген киметергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, шул рәвешле юлларны ремонтлау чыгымнарын киметергә мөмкин.

«Сәгатенә 70-80 чакрым булганда юллар тузуы сизелерлек арта. Шуңа бәйле рәвештә, әгәр без тизлекне чиклибез икән, бу юл катламының тузуын киметүгә генә түгел, ә хәрәкәт иминлеген арттыруга да китерәчәк», — дип сөйләде RTга «Автомобиль юллары, аэродромнар, нигезләр һәм фундаментлар" кафедрасы башлыгы Николай Лушников.

Эксперт сүзләренә караганда, Россия юл-фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре белән бергә үткәрелгән эш Һава пычрануга каршы көрәштә дә ярдәм итәчәк: атмосферада иң күп үлчәнгән кисәкчекләр концентрациясе шиннарны сезонлы алыштыру вакытына туры килә һәм җанлы автомагистральләр янында күзәтелә икән.

Лушников әле өстәмә тикшеренүләр таләп ителүен, әмма мондый проектлар чит илләрдә уңышлы гамәлгә ашырылуын искәртте.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/15/186305/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев