Белми калмагыз яки соӊгы сыену урыны пычрак һәм кадерсез булырга тиеш түгел
Безнеӊ һәрберебез чисталыкны ярата, тирә-ягыбыз елмаеп торганда күӊелләребез яктыра, калебләребез чистара. Өй тирәләрен, бакча яннарын, урамнарны җыештырганда безнеӊ игътибардан читтә кала торган зиратларныӊ торышы әлегә халкыбызныӊ яшәешенә, аныӊ куйган хезмәтенә туры килми.
Югыйсә, ул һәркемнеӊ соӊгы сыену урыны, сөекле туганнарыбыз, әти-әни, әби-бабаларыбыз җирләнгән изге урын икәнен яхшы беләбез. Ә изге урын пычрак һәм кадерсез булырга тиеш түгел. Әйдәгез әле, 29 апрель, ял көнендә һәрберебез көчтән килгәнчә бистә зиратын тәртипкә китерүне башлыйк, моныӊ өчен сездән иртәнге сәгать 8 тулганчы бензин пычкылары һәм балталар алып килүегез сорала.
Балтач бистәсенең ветераннар оешмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев