Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Беләсегез киләме – ир-егетләребез бәйрәмгә нинди бүләк көтә?

Иртәгә Ватанны Саклаучылар көне, бу көнне ир-егетләребез көтеп аламы һәм без, якыннарыннан нинди бүләк көтәләр?

Раил Садыйков, “Хыял” яшьләр үзәге директоры: – Хатын әйтмешли, мин армия сафларында хезмәт итмәгән, шуңа минем бәйрәм түгел ул, әмма нинди бүләк бирсәләр дә бүләк-бүләк инде ул. Бу игътибар дигән сүз, ә монысы иң мөһиме.

Рәмзил Хәкимов, эшмәкәр: – Җәмәгатем нинди бүләк бирсә дә, мин шуңа риза.

Рөстәм Сабиров, Борнак авылы: – Хәрби хезмәттә булып кайткангамы, бу бәйрәм ир-егетләр өчен аеруча билгеләп үтелә торган көндер. Мин бу көнне үзем белән бергә армияда булган дусларым белән аралашам.Тормыш хәлләрен сөйләшәбез, армияда булган күңелле вакыйгаларны искә алабыз.Бүләккә килгәндә, тормыш иптәшем белән кызым бәйрәм белән котласа, миңа шул җиткән.

Ринат Зарипов, СССРның чик сагы гаскәрләре ветераны: – Күптән түгел интернет челтәрләре аша узган сораштыруда жиңү яулаган Салкын Чишмә урынына “Ватан сакчылары” мемориалы дәүләт тарафыннан төзекләндерелеп һәм яңартылачак дигән хәбәр Әфган, Чечня сугышларын узган, Советлар һәм Россия иленең тынычлыгын cаклаган райондаш егетләребезгә 23 февраль – Ватан Сакчылары көненә карата бик зур бүләк булачак дип уйлыйм.

Нурзада Сәмигуллин. Актив хәбәрчебез: – Мин, гомумән, бер бәйрәмне дә көтеп алмыйм. Гомергә бәйрәм көнне халык белән эшләргә туры килде. Шуңа бәйрәмне гади эш көне яки ял көне буларак кабул итәм.

Ә сез нинди бүләк алырга теләр идегез? Теләкләрегезне комментарий итеп калдыра аласыз.

Фото:pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк