Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бензин җәйгә кадәр артамаячак. Аннары ни булыр?

Машина йөртүчеләр җиңел сулап куйды. Илдә бензин бәясе быелның 30 июненә кадәр артмаячак. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Козак әйткән.

Билгеле булганча, узган елның көзендә ил хөкүмәте нефть компанияләре белән автомобиль ягулыгына бәя үсешен тоткарлауга бәйле килешү төзеде. Ул быелның 31 мартына кадәр гамәлдә. Документ нигезендә, ваклап сату бәяләрен “катыру”, зур булмаган күләмдә күпләп сату бәяләрен ягулык салу стан­цияләренә зыян китермәслек дәрәҗәдә саклап тоту турында килештеләр. Шулай ук нефть компанияләренә эчке базарны алдагы ел белән чагыштырганда өч процентка күбрәк күләмдә ягулык белән тәэмин итү бурычы да йөк­ләнде.

Рульдәгеләр апрельне кур­кып көтте. Килешү га­мәлдән чыгуга ягулык бәясе тагын югарыга үрмәли башлаячак дип фаразладылар. Тик юкка борчылганнар. Дмитрий Козак килешүнең тагын өч айга озайтылуын хәбәр итте. Бу хакта ул бәяләр үсешен “йөгәнләп” торучы нефть компанияләре вәкил­ләре белән очрашудан соң әйтте. Очрашуда катнашкан “Новый поток” нефть компаниясе хуҗасы Д.Мазуров әле­ге адымга баруларын килешү кыска вакытка гына озайтылу белән аңлаткан. “Хөкүмәт йортында узган ки­ңәшмә барышында бу соң­гысы булачак диделәр”, – дип нефть эшкәртүче сүз­лә­рен ки­тер­гән “Известия” басмасы.

Татарстанда ягулык-энер­гетика ресурсларын сак куллану һәм аның сыйфатын тәэ­мин итү идарәсе мәгълүмат­ларына караганда, республикада АИ-92 маркалы бензин­ның бер литры – 40 сум 50 тиен (Идел буе федераль округы буенча – 40 сум 85 тиен), АИ-95 маркалы бензинның бер литры – 43 сум 10 тиен (46 сум), дизель ягулыгы – 45 сум 65 тиен (49 сум) тора.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 44, 27.03.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин бәясе