Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер афәттән качып икенчесенә

Барлык җирдәге кебек районыбызда да төрле чикләүләр кертелде: эшкә бару-кайту, урамнарда йөрү кагыйдәләре үзгәрде, хәзер маска кигәнгә түгел, аны кимәгән кешегә сәерсенеп карыйбыз.

Маскаларны, перчаткаларны кию бик кирәк, әмма бер афәттән качып икенчесенә капмасак иде. Сүз, бер тапкыр кулланылына торган маскалар турында. Машиналарга утырганда, яисә алыштырганда, без аны уйламыйча урамда ташлап калдырабыз. Әйтерсеӊ, безнеӊ артыбыздан кемдер җыештырып барырга тиеш. Элегрәк, барлык җирдә бер кулланылына торган салфеткалар аунап ятса, хәзер инде аларга маскалар кушылырмы?!

Бер авырлыгы юк, кесәдәге пакетка саласыӊ да, өеӊдәге чүп савытына урнаштырасыӊ, ягасыӊ. Әйдәгез, бу ямьсез күренешкә юл куймыйк әле.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча