Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер айлык сабыен урамда ташлап киткән

Хатынга карата җинаять эше ачылган.

Волгоградта яшәүче 28 яшьлек әни бер айлык сабыен дәваханә ишеге алдында калдырып киткән. Шул рәвешле ул баладан котылмакчы булган.

Хатынның нияте, бәлки, тормышка ашар иде дә, ләкин дәваханә территориясенә видеокамера куелган булган һәм ул барысын да төшергән.

Язмада хатынның, дәваханә ишеге алдына килеп, озак кына таптанып торуы күренә. Аннары ул коляскага документлар белән папка сала  һәм  китә. Бала шунда торып кала.

Хатын кайчандыр җаваплылыкка тарттырылган булган инде. Ул бала артыннан кире килергә уйламаганлыгын белдерә. "Ни өчен баланы калдырдың?" - дигән сорауга ул: "Китәргә кирәк иде", - дип җаваплаган.., дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баласын калдырган