Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер егет сөйгән кызын тере килеш чемоданга бикләп куйган һәм урманга илтеп ыргыткан

Егет белән кыз өч ай очрашып йөри, аннары алар аерылыша.

Американың Нью-Йорк штатында Португалия һәм Венесуэла гражданлыгы булган иммигрант егет элек йөргән сөйгән кызын вәхшиләрчә үтергән. Кыз егет белән очрашуны дәвам итәргә теләми. Шулай итеп 24 яшьлек Валери Рейес 2019 елның 30 гыйнварында югала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

5 февральдә кыз яши торган урыннан ерак түгел урнашкан урманлыкта ике кыз кызыл чемодан таба. Аның эчендә югалган кыз мәете була.

Бер атнадан тикшерүчеләр ачыклаганча, Рейес картасыннан 5350 доллар акча да югала. Акчаны кызның элеккеге сөйгән егете — 25 яшьлек Хавьер да Силва Рохас үзенә күчергән булып чыга. Шуннан соң кыз үлемендә аны шикләнә башлыйлар. Валери әнисе белән сөйләшкәндә үтерүдән куркуын әйткән була.

Егет илдә нелегал була, аның визасының срогы чыккан. Ул Валери белән социаль челтәрдә таныша. Егет белән кыз өч ай очрашып йөри, аннары алар аерылыша.

Егетне кулга алалар, чемодан тоткасында һәм мәрхүмә кызның тырнак астында табылган ДНК егетнеке белән тәңгәл килүе ачыклана.

Сорау алганда, ул гаебен танып күрсәтмә бирә. 28 гыйнварда егет белән кыз очраша. Аннары кыз аягы абынып егыла, башы белән каты итеп бәрелә. Егет куркуга кала, ул кыз үлде дип уйлый. Шуннан соң кызның гәүдәсен чемоданга сала һәм урманлыкка илтеп ыргыта.

Ләкин тикшерүчеләр бу версиягә шикләнеп карый. Чөнки кыз мәете изолента белән чорналган, авызына чүпрәк кыстырылган була. Судмедэкспертлар ачыклаганча, кыз асфиксиядән үлә, аны чемоданга тере килеш салып куйганнар.

Җинаятьчене 30 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять кеше үлгән кеше үтерү