Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Бер егетне бәрдердем, беренче ярдәм күрсәтим дип машинамнан йөгереп чыксам, егет юлда ята, эчәкләре җиргә чәчелгән...»

Нәрсә булганын бүгенгә кадәр аңлый алмыйм. Шушы көннән башлап руль артына утырмаска дип үземә сүз бирдем.

Булган хәл

Студент авылдан шәһәргә киткәндә әнисе аңа тулай торакта пешереп ашарсың дип тутырма биреп җибәрә. Кеше белән шыгрым тулы автобуста килгәндә тутырмалар салынган полиэтилен сумканың тоткасы өзелә. Шәһәргә килеп төшкән студент пакетны куенына тыга да, тулай торакка юл ала. Урам чатында юлны аркылы чыкканда әздән генә машина таптамый үзен. Бәхеткә, зур зыян күрми.

Инде хәзер бу вакыйгага шофер күзлегеннән карыйк:
– Ленин урамына борылып кергәндә бер егетне бәрдердем. Тиз генә ярдәм машинасын чакырдым да, беренче ярдәм күрсәтим дип машинамнан йөгереп чыксам, егет юлда ята, эчәкләре җиргә чәчелгән. Моны күрүгә аңымны җуйдым. Һушыма килгәндә теге егет асфальтта, актарылган эчәкләрен корсагына кире тутырып утыра иде. Моны күргәч, минем хәлем тагын авырайды, мин тагын аңымны җуйдым. Кабат һушыма килгәндә янымда бары тик ашыгыч ярдәм табиблары гына иде. Нәрсә булганын бүгенгә кадәр аңлый алмыйм. Шушы көннән башлап руль артына утырмаска дип үземә сүз бирдем.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

3

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студент урам тутырма