Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер гаилә фаҗигасе

Алар мунча ягып, көймәдә йөрергә чыгып киткән булган.

Карелиянең Медвежьегорск районында коточкыч фаҗига булган.

12 июньдә Кумчозере күле буенда ял иткәндә ир белән хатын һәм аларның ике нәни кызы батып үлгән.

Мәрхүм ир белән хатынга - 31 яшь, балаларга 3 һәм 6 яшь була.

Әни кеше биредәге мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булган. Ул «Карелиядә ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашкан.

Карелиянең «Республика» сайты эзләү-коткару хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ир белән хатын мунча ягып җибәргән һәм балалары белән бергәләп күлдә көймәдә йөрергә чыккан. Аларның берсендә дә коткару жилеты булмаган.

Әйләнеп капланган көймәне шаһитлар күреп алып, коткаручылар чакырткан. Башта алар балаларны тапкан. Аннары көймәдә дүрт кеше булуы ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча ир белән хатын табылмаган иде әле, дип яза Кызыл таң.

Фото: https://pixabay.com

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә үлгән