Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер ярлының Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) виноград белән сыйлавы хакында кыйсса

Виноград белән сыйлавы хакында кыйсса

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына ярлы гына бер ир килә. Ул пәйгамбәребезгә күчтәнәч итеп бер касә виноград китерә. Аллаһының илчесе (с.г.в.) аның бүләген кабул итеп ала, бер виноградны алып каба һәм елмая. Аннан икенчесен, өченчесен каба һәрберсен капкан саен янә елмая, моны күреп торган ярлы ир-ат шатлыгыннан нишләргә белми. Ә пәйгамбәребезнең сәхабәләре аптырашта кала, чөнки Аллаһының Илчесе күчтәнәч китерсәләр һәрвакыт алар белән бүлешә торган була, ә бу юлы нишләптер берсе белән дә уртаклашмый.


Пәйгамбәребез (с.г.в.) виноградны ашап бетерә һәм рәхмәт әйтеп касәсен үзен сыйлаучыга кире бирә. Теге ир зур шатлык хисләре белән кайтып китә.


Ул киткәч сәхабәләре пәйгамбәребездән сорыйлар: «Әй Аллаһының илчесе, син һәрвакыт безнең белән бүлешә идең, бүген нишләптер безне виноград белән сыйламадың? — диләр.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга карап елмая һәм әйтә: «Сез күрдегезме соң ул ирнең йөзендә нинди шатлык балкыганын. Мин виноградны алып каптым, ләкин ул бик әче иде һәм сезгә бирсәм берәрегез бу хакта әйтеп аның күңелен төшерерсез дип курыктым», — дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев