Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер җирдә шундый күп Шүрәлеләр... кайда дисезме?..

Балтач бистәсенең 2 нче номерлы балалар бакчасында булыр алар. Бакча фойесының бер почмагын тутырып утыралар.

Каян барлыкка килгәннәрме? Бакча балаларының әти-әниләре шулай оста биредә. "Өстәмә эш булыр микән инде дип авырсынып кына тәкъдим итеп караган идек үзләренә, ­-- ди бакча мөдире Лилия Гаднановна.-- Нинди тырыш булып чыктылар, атна башыннан бирле бакчабызны Тукаебызның әкият герое белән баета киләләр. Чын күңелдән рәхмәт аларга."

Агачтан, кәгазьдән, орлык-бөртекләрдән, тукымадан, губкадан һәм башка чималлардан эшләнгән Шүрәлесе, Шүркәсе күп монда. Агачтан ясалган кап-кара Шүрәледән үзем дә өркеп куйдым, Тукайның Шүрәлесе пүчтәк миннәйтәм, менә монысын күрсәң, котың очарлык, чын урман сарыгы...

Әй Шүрәле, Шүркәләр,

Куркытып та куялар --

Кети-кети уйныйк әле

Дигән кебек бит алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250