Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер хатын ирен үтереп, мәетне балта белән чапкалаган һәм мичтә яндырган

Мәетне яшерергә хатынга танышы ярдәм итә...

Новгород өлкәсенең Старорусский районындагы Борок авылында яшәүче хатын ирен үтергән. Аннары ул танышы белән бергәләп, мәрхүмнең мәетен мичкә тыгып яндырган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Аннары хатын җинаяте турында полициягә үзе хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, күптән түгел этләр өчен төзелеп килә торган приют территориясендәге йортларның берсендә җинаять була. Исерек хатын иренең муенына пычак кадый. Ир-ат урында ук үлә. Шуннан соң хатын ирен үтерүе турында башка танышына сөйли. Аннары алар икесе бергә мәетне балта белән чапкалыйлар һәм мичтә яндыралар.

«Берничә көн узгач алар җинаять турында полициягә сөйләргә карар кыла, гаепләрен танып гариза язалар», диелә ведомство хәбәрендә.

Җинаять эшен тикшерү бара.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять кеше үтерү ирен үтергән