Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Берәү – китә, берәү – кайта

21 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды

– Көзге чакырылыш декабрь урталарына кадәр дәвам итәчәк, шушы чорда утызга якын егетебез хәрби хезмәткә китәчәк, – диде район хәрби комиссары Васил Вәлиев. – Аларның күбесе югары, һөнәри урта белемле, күбесе коры җир гаскәрләрендә, ә унҗиде егет безнең шефлыкта булган Киров өлкәсендәге хәрби частьта хезмәт итәчәк. Егетләребез хәзерлекле, сау-сәламәт, алар турында әйбәт фикерләр генә ишетербез дип ышанабыз. Без үз чиратыбызда егетләр белән дә, әти-әниләре, частьлар белән дә элемтәдә торачакбыз.

Егетләребезнең барысына да исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын. Бер ел күп вакыт түгел, әнә, инде үткән ел бу вакытта озаткан егетләребез берәм-берәм кайта да башлады. Китүләре кыен булса да, кайтулары бик күңелле шул. Мондый бәхет һәрберсенә насыйп булсын!

Үткән көз армиягә киткән Ор игезәкләре Альберт-Роберт Галләмовлар да озакламый туган якка әйләнеп кайтачак - соңгы айларын хезмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт