Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер көндә 4 гөмбәче югалган

Гөмбә чоры башланды. Кызганычка каршы, гөмбәгә китеп, югалучылар да бар.

Шулай, Белорет районында бер көндә 4 гөмбәче югалган. Башкортстанның Гадәтттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, 21 август кичен Сәрмән авылы янында ир белән хатынның югалуы турында билгеле була. Бәхеткә, гөмбәчеләр үзләренең координатларын коткаручыларга хәбәр итә алган. Шуңа югалучыларны табу авыр булмаган.

Коткаручылар эш урыннарына кайтып җитәрәк, тагын бер парның югалуы турында хәбәр килеп төшә. Яңа Абзак авылы янындагы урманга гөмбәгә китеп югалучыларны эзләү шактый катлаулы була, чөнки караңгы төшә, аларны төн буе эзлиләр. Бәхеткә, иртәнгә таба ир белән хатын үзаллы кайтыр юлны таба, дип яза Өмет.


Чыганак: Новости Mail.Ru
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе