Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер күрешу үзе бер гомер

Февраль аеның беренче шимбәседә, ягъни 8е көнне Бөрбаш урта мәктәбе дәресләр тәмамлангач та бушап калмады.

Россиянең һәм Татарстанның төрле өлкәләреннән, районыбыз авылларыннан Бөрбаш мәктәбен элекеге елларда тәмамлаган укучылары җыелды. 15,20,25,30,35,40,44 ел элек шушы мәктәптән олы юлга фатиха алып, тормышта үз юлларын тапкан, терлекче һәм механизатор, врач һәм укытучы, хәрби хезмәттә булучылар, эшмәкәрләр, җитәкчеләр һ.б. бик күп төрле өлкәләрдә эшләүчеләр бергә җыйналдылар. Аларны һәрберсен мәктәпкә, укытучыларына булган ихтирам һәм рәхмәт хисләре алып килде.
Кичен Бөрбаш мәдәният йортында «Бер күрешү үзе бер гөмер» дигән кичә чыгарылыш укучылары чыгышы белән башланып ките. Аларның чыгышларын башлангыч класс укучылары биюләре алыштырды. Җырга-моңга, дәртле биюләргә үрелеп очрашу кичәсе бара. Сәхнәдә моннан күп еллар элек мәктәпне тәмамлаган укучылар. Чәчләрендә чал, инде күбесенең оныклары мәктәп бусагасын атлап керсә дә, күңелләре көр, истәлекләре якты, хатирәләре мәгънәле. Алар үзләренең чыгышларында укытучыларга ихтирам һәм рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Аерым чыгарылыш укучылары бигрәк тә зур хәзерлек белән килгәннәр.
Җәлил хәзрәт сыйныфы класс турында аерым китап та әзерләгән. Анда классташлары, гаиләләре, балалары һәм оныклары, кайда эшләүләре һәм яшәүләре турында киң мәгълүмат тупланган. Бөрбаш авылы имамы үзенең чыгышында укытучыларга һәм мәктәп коллективына рәхмәт хисләрен юллады, киләчәктә авыл турында тупланган материалларны барлап, Бөрбаш авылы тарихын әзерләргә кирәклеге турында басым ясап әйтте. Бөрбаш урта мәктәп директоры Гүзәл Бариева үзенең чыгышында ветеран укытучыларга, бүгенге коллективка, Бөрбаш мәктәбен тәмамлаучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Күңелгә хуш килгән, хатирәләрне яңарткан кичә татар халкының гимнына әверелгән, бөек Тукайның «Туган тел» җырын бердәм башкарып, тәмамланды. Очрашуның тәэсире күңелләрдә әле озак сакланыр, мондый күрешүләр һәрберебез өчен бик кирәк, дигән фикер белән таралдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250