Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер очрашу бер гомер…

Районыбызда һөнәр училищесының гөрләп торган чагы. Егетләр берсеннән-берсе калышмыйча, анда укып механизатор булырга тырыша.

Чөнки армиягә алынгач, бу һөнәр белән танкист, шофер булып хезмәт итәргә була һәм бу зур горурлык иде ул чорда. Ә без кызлар шундый егетләребезне кырларда эшләгәндә тәмле ризыклар белән сыйларга дип, пешекче һөнәрен үзләштердек. Безнең бәхеттән, өченче курста укыганда кызларга да, шоферлыкка укуны мәҗбүри итеп куйдылар.
Без инструктор Мәрданов Исмәгыйл абыйдан машина йөртергә өйрәнеп, шофер правасы алып чыктык. Менә ул көннәргә дә 25 ел вакыт узган. Группабыз җитәкчесе Гөлсинә Абдрахманова, мастерыбыз Фәлиянур Муллагалиева иде. Пүскәннән Илфат Саттаров, Килидән Айрат Әшрапов, Салавычтан Илдар Фатыйхов, Саснадан Илдар Хәбибуллин, Кариледән Рафис Йосыпов һәм Рафил Мәхмүтовлар укыган группада класс җитәкчесе Садыйкова Сания апа, мастеры Галиев Рафис абый булды. Бу группа белән без бәйрәмнәрне бергә уздырдык, концертлар куйдык.
25 елдан соң менә шушы егетләр белән Балтачтагы яңартылган ашханәдә кабат очраштык. Икешәр-өчәр бала үстергән, тормышта үз урыныбызны тапкан, олыгаю ягына киткән ирләр, хатыннар икәнбез инде. Сөйләшәсе сүзләр күп җыелган булган, рәхәтләнеп аралаштык. Очрашуны оештыручыларга чиксез хөрмәтебезне белдереп, ул чактагы чыгарылыш кызлары: Нурзидә, Рамилә, Гөлшат.
Фото: https://vk.com/club47249457

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250