Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер очрашу — үзе бер гомер

Алга таба да очрашулар насыйп булсын иде, дип тели классташлар

1961 елның сентябрендә Кенә урта мәктәбенең сигезенче классына 12 авылдан җыелган балалар укырга килдек, безне ике сыйныфка бүлделәр.

Һәр сыйныфта 23 укучы булдык. Авылларның нинди ерак-лыкта урнашкан булуына карамастан, без барыбыз да җәяү йөрдек. Сыйныфта күрше Арча районы Күлтәс, Апаз, Мирҗәм, Каратай, Пөшәңгәр, Хәсәншәех авылларыннан һәм үзебезнең районның Кенәбаш, Югары Кенә, Түбән Кенә, Таузар, Карадуган, Арбаш авылларыннан килгән укучылар укыды. Авылларыбыз төрле, гаиләдә алган тәрбияләре үзгә булса да, без барыбыз бер гаилә булып, дус-тату укыдык.

1964 елда шушы 46 укучы Кенә урта мәктәбен тәмамладык. Хәзер инде арабызда төрле һөнәр ияләре — авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, табиблар, укытучылар, завод-фабрикада эшләүчеләр, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаучылар, фән кандидатлары, хисапчы-икътисадчы, пешекчеләр бар. Әмма кайда гына эшләсәк тә, тормышта без үз урыныбызны таптык дип әйтә алабыз. Бәхетле гаиләләр корып, тәүфыйклы балалар үстердек.

Еллар үтә, тормыш алга бара, яшебез арта, олыгаябыз. Сафларыбыз елдан-ел сирәкләнә. Кенә урта мәктәбен тәмамлаганга да 60 ел вакыт үткән. Шул уңайдан, 18 июльдә, классташларыбыз белән очрашу үткәрдек. Арабыздан инде 20дән артык классташыбыз, безне укыткан укытучыларыбыз бакыйлыкка күчкән, очрашуыбызны аларны искә алып башладык.

Бу очрашуны сагынып, көтеп алдык. Классташларыбыз илебезнең төрле поч-макларында яшәсәләр дә, һәр очрашуга шатланып кайталар. Беренче тапкыр очрашу мәктәпне тәмамлаганга 35 ел үткәч уздырылды. Шуннан соң һәр 5 ел саен очрашып торабыз. Һәр елны онытылмас истәлекләрне барлыйбыз. Әйтерсең лә мәктәп елларына әйләнеп кайтабыз: ничек итеп трактор чанасында авылларга барып, концерт-театр-лар куйган чакларны, көзге яңгыр астында колхоз басуында бәрәңге чүпләүләр, урманга барып нарат күркәсе җыйган чаклар, җитен утаган вакытларны искә төшерәбез, алар барысы да матур истәлекләр булып күңелләребезгә уелып калган.

Бу еллар эчендә тормыш безне сынады. Тормышта табу, югалтулар да булды. Тормыш шулай дәвам итә. Бүгенге көндә алдыбызга килгән борчу-мәшәкатьләрне, шатлык-куанычларны бергәләп бүлешеп яшибез. Алга таба да очрашулар насыйп булсын иде, дип быел да вәгъдәләр куеп таралыштык.

Классташларыбыз исеменнән Габделфәрт Закиров

Фото: Г.Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев