Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер табында 8 җимеш – 8 төрле витамин

Җәй - муллык чоры. Табигатьнең аллы-гөлле чәчәкләргә һәм яшелчә, җиләк-җимешләргә күмелгән чагы.

Ял көннәрендә Норма авылында яшәүче әти-әнием (Фоадия һәм Тәлгать Газизовлар) янында кунакта булып, бакчада мәш килеп, җиләкләр җыйдык.
Бакча тулы сый-нигъмәт, гадәти генә бакчадан берьюлы 8 төрле җиләк җыеп алып кердек: виктория, каен, кура җиләге, ежевика (кара бөрлегән), крыжовник, ирга, кара һәм кызыл карлыган. Кайсын шикәр комы белән болгатып, туңдыргычка куйдык, бер ишеннән кайнатма әзерләдек, компотлар ябылды. Безгә дә өлеш чыкты, оныклары да кышка витамин туплап, рәхәтләнеп бер сыйландылар.
Озакламый чия, төрнә (тёрн), алмалар өлгерер. Үткән ел утыртылган яшь виноград үсентеләре дә алдагы елларда җимеш бирер әле. Ходай биргән бу җимешләр әти-әниемнең тырыш хезмәте һәм тәрбиясе нәтиҗәсендә үзләренең мул уңышы белән ел да шулай безне сөендерәләр.
Фото: http://vk.com/feed?z=photo-30044977_373723587%2Falbum-30044977_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250