Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер яктан чистартабыз, икенче яктан … (фото)

«Бу бәйрәм көннәрендә су буйларын җыештырырга төштек, тырмалыйсын тырмалап, кисәсен кискәләп куйдык.

Куюын-куйдык, тик ботак-сатакны ташлар урын тапмадык. Өелеп калды шунда. Ягарга ярамый, тыелган. 15ләреннән соң ягарбыз инде дигән булдылар, бөтен җирне үлән каплагач, белмим шул, кем генә ягар инде аны... Сабыйчакның су буйларын әрәмәлек баскан, матурлык качкан, заманында күрше авыллар күренеп тора иде, диләр, хәзер агачлар каплады... газ галәмәте инде... утын яккан кеше юк бит хәзер... Элек чүбен дә яктылар, агач кискәнгә дә сүз булмады... Хәзер дәүләт тыйган булып, икенче яктан зыян гына китерә булып чыга түгелме... Шул су буенда ягарга ярамый дип калдырган ботак-сатаклар өемен күздә тотып әйтүем, бер куркыныч, шомлы, ямьсез урынга әйләнеп калачак инде ул ".
Урта яшьләрдәге ирнең сүзләрен Зөлфия Галимҗанова тыңлады һәм язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250