Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер янгыннан исән калган, икенчесендә - һәлак булган

Бүген Иглин районының Таутөмән авылында янгында һәлак булган 12 яшьлек кыз баланы җир куенына салалар.

Район хакимияте башлыгы Николай Самойленко «Башинформ» агентлыгына хәбәр итүенчә, 2018 елда бу гаиләнең йорты янган, аларны вагончыкка күчергәннәр.

- Бу Таутөмән авыл Советында булган бердәнбер вариант иде, - ди ул. - Вагончык утын миче белән җылытылган. Аннан янгын чыккан. Кыз бала анда ялгызы булган һәм төтенгә тончыгып һәлак булган. Бүген бездә башка маневрлы торак юк. Без хәзер Иглиндә элекке санэпидстанция бинасын әлеге максатта үзгәртергә планлаштырабыз, чөнки вакыт-вакыт мондый хәлләр булып тора, кешеләр төрле сәбәпләр аркасында йортсыз, фатирсыз кала. Аларга да вакытлыча гына булса да торак бирергә кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең алдагы утырышында әлеге янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклаячакбыз.

Аның сүзләренә караганда, гаилә имин булган, беркайда да исәптә тормаган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, вагончыкта әни кеше һәм аның ире белән 12 яшьлек кызы яшәгән.

Башкортстанның Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Автор: Резида Валитова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын