Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер үзәктә күп хезмәт

Кирәкле документны алыр өчен, бер “тәрәзә” дә җитә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр республикада моннан 5 ел элек барлыкка килде. Бүгенге көндә андый үзәкләр саны 59га җитеп, алар 259 төр буенча хезмәт күрсәтәләр. Балтачта да күпфункцияле үзәк райондашларыбыз өчен уңышлы гына эшләп килә. Анда 5 кабул итү “тәрәзә”се эшли, киң һәм уңайлы көтү заллары, мәгълүмат секторы, машина йөртү таныклыгына фотога төшү, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит программасы буенча уңайлыклар тудырылган.

Бүгенге әңгәмәбез әлеге үзәкнең эшчәнлеген якынрак яктырту максатыннан, аның җитәкчесе Зифа Радик кызы Зарипова белән үткәрелде.

– Зифа Радиковна, сез җитәкчелек итә торган үзәктән халык өзелми, балтачлылар уңайлыгына төшенделәр, ахры?

– Әйе, бүгенге көндә күпфункцияле үзәккә йөрүче райондашларыбыз аның өстенлеге нидә икәнен аңлады. Элек бер белешмә алыр өчен берничә җирдә булып, һәркайсында чиратта торырга кирәк иде. Хәзер исә, кирәкле документны алыр өчен, бер “тәрәзә” дә җитә. Безгә Росреестр, Пенсия фонды, ЗАГС бүлеге, социаль иминиятләштерү фонды, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү, салым хезмәте, эшмәкәрлек, муниципаль хезмәтләр, ЮХИДИ бүлеге, эчке эшләр министрлыгы белән бәйле хезмәтләр, шул исәптән, миграциягә кагылышлы мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать итә алалар.

– Халык арасында иң киң куллана торган хезмәтләр рәтендә ниндиләре тора?

– РФ һәм чит ил паспортын алыштыру яки яңасын алу, машина йөртү таныклыгын алыштыру, яшәү урыны буенча гражданнарны теркәү, РФнең бердәм дәүләт порталына (госуслуги) теркәлү яки шәхси кабинетны торгызу. Шулай ук бик еш кына пенсия күләме, хөкем ителмәгәнлек турында белешмә алу буенча мөрәҗәгать итәләр.

– Аерым хезмәтләр турында да сөйләшеп китикче. Мәсәлән, җир кәгазьләре белән сезнең үзәккә мөрәҗәгать итеп буламы?

– Безнең аша бөтен төр муниципаль хезмәтләрне дә алып була. Еш кына төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр. Монда төзелеш башлану һәм тәмамлану турында белдерү, торак бинаны яңача кору яки яңача планлаштыруга рөхсәт алу һәм башкалар керә. Росреестр хезмәте буенча да безгә еш киләләр. Мәсәлән, сату-алу килешүе төзү, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр алу. Шулай ук күпфункцияле үзәкнең үзендә дә түләүле нигездә килешү төзү мөмкинлеге каралган.

– Зифа Радиковна, халык өчен бөтен мөмкинлекне тудыручы үзәк дип әйтсәк тә ялгыш булмас сезнең хакта...

– Дөрес, чөнки хезмәтебез күпкырлы. Без социаль яклау линиясе буенча гаризалар да кабул итәбез. Монда балага яшь ярым булганчы түләнә торган айлык пособие, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, беренче яки икенче бала тугач (яки тәрбиягә алгач) ай саен түләнә торган түләү (“Путинские выплаты”), 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балаларга түләнә торган айлык түләүләр керә. Пенсия фонды юнәлешендә “Ана капиталы” сертификатын алу, әлеге капитал белән куллану буенча гаризалар кабул итәбез. Шулай ук СНИЛСны беренче тапкыр яки югалтып, яңасын алганда безгә мөрәҗәгать итә алалар. Пенсия билгеләү, аны китерү, социаль хезмәтләр турында мәгълүмат бирү, иминиятләштерелгән затларны шәхси счетлары белән таныштыру юнәлешләрендә дә эшлибез. Салым хезмәте юнәлешендә ИНН алыр өчен гаризалар кабул итәбез, юридик яки физик зат шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгына дәүләт теркәве үткәндә яки киресенчә, реорганизация вакытында ярдәм итәбез. Әлеге хезмәтләр 5-7 эш көне эчендә башкарыла. Архив бүлеге, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы юнәлешендә туган сораулар белән дә безгә мөрәҗәгать итеп була.

– Салым түләр чор җитте, почта аша тиешле хатлар килмәгәндә яки райондашларыбызның сораулары туганда сезгә килә алалармы?

– Салым турындагы мәгълүматны почта яки портал аша ала алмаганда безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, чөнки бездә райондашларыбызның транспорт, җир, мөлкәт салымнары буенча алдагы еллардагы бурычлары да бармы, юкмы икәнен тикшереп була. Әгәр бурыч бар дип күренә икән, квитанция чыгарып бирәбез. Шуның буенча банк картасы аша мөрәҗәгать иткән “тәрәзә”дә үк түләп тә була.

– Зифа Радиковна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Алга таба да күпкырлы хезмәт юнәлешегез белән райондашларыбызны сөендереп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мфц