Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Бердәм Рәсәй» партиясе инициативасы белән Татарстанда муниципаль район һәм шәһәр округларының «Халык социаль проектлары» конкурсы игълан ителде.

Газетабызның алдагы саннарында әлеге конкурс хакында хәбәр иткән идек инде. Бүген исә конкурста катнашучы Нөнәгәр мәктәбе каршында эшләп килүче Кәшифә Тумашева исемендәге белән якыннанрак таныштырырбыз.

Театр артисты, режиссер Кәшифә Тумашева исемендәге музей 2005нче елның сентябрь аенда рәсми рәвештә ачыла. Ә аңарчы инде укытучы Дания Кәлимуллина, укучылар, мәктәп коллективы көче белән бик зур хезмәт башкарыла.
Нөнәгәрнең күренекле кызына багышланган бер бүлмәле музей тора-бара киңәеп, «Туган як» һәм «Авылның сугышчан һәм хезмәт даны» заллары белән баетыла. Конкурска исә нәкъ менә соңгы залның материаль-техник базасын ныгыту, балаларда патриотик тәрбия бирү максатыннан «Бөек Ватан сугышы елъязмасы» дигән проект тәкъдим ителде.
- Безнең алда торган төп бурыч бинага капиталь ремонт үткәрү, тәрәзә, түбә, керү юлларын төзекләндерүне таләп итә. Киров өлкәсенең Малмыж районы белән чиктәш булганлыктан өлкәара статус алу да проектның төп бурычларыннан берсе булып тора, - ди проектның җитәкчесе, уку-укыту буенча директор урынбасары Рәисә Хәбибуллина.
9нчы июль көнне якташларыбыз Алабуга шәһәрендә үз проектларын киң аудиториягә тәкъдим итте. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел.
Финал этабы 15нче июльдә Казанда үтәчәк. 10 проект-җиңүче һәм 43 лауреат билгеле булачак. Проектны тормышка ашыруга таләп ителә торган акчаларның 40 проценты муниципаль район яки шәһәр округыннан, ә 60 проценты грант акчалары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250