Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бердәмлектә безнең көч!

Хөрмәтле балтачлылар! 2014нче елда үткәрелгән референдумда актив катнашып, үзара салым акчасына үзәк ял паркын төзекләндерүгә ирештек.

Эше әле тәмамланмаган булса да, беренче бәйрәмнәребезне аның мәйданында матур итеп үткәрә алдык. Сезгә моның өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
Бу елда, март аенда үткәрелгән тавыш бирүдә Балтач бистәсендә яңа зират төзелеше мәсьәләсе куелды. Яңа зират Балтач бистәсенең өске ягында, Көек авылына баручы юл буена урнашачак. 18 яшьтән башлап, сайлау хокукына ия булган һәркемнән, бер кешегә 200 сум исәбеннән, салым акчаларын турыдан-туры Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетына китереп тапшыруыгызны сорыйбыз. Уңайлылык өчен Сезнең кулыгызга түләү турында квитанция бирелә, банкларга барып йөрү кирәкми. Бердәм булганда, куелган бурычларны без үтәп чыгарбыз дип ышанам.
Илдар ГАБДРАХМАНОВ
Балтач бистәсе башкарма
комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250