Беренче кар кайчан төшәчәк?
Алдагы көннәрдә торган аномаль җылылык бүген тиз арада салкыннар белән алмашты.
Агымдагы атнада Татарстанның иң төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында бераз җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Безнең төбәктә беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эри. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята. Октябрь ахырында кар яткан яки, киресенчә, декабрь башында кар яумаган еллар да булды», – дип сөйләде ул.
Алдагы көннәрдә торган аномаль җылылык бүген тиз арада салкыннар белән алмашты, ә ял көннәрендә бөтенләй аномаль салкын һава көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев