Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Беренче чәчәкләр... кул сузарга ашыкма!

Кыргый декоратив үсемлекләрне, чәчәкләрне законсыз рәвештә җыюны, сатуны булдырмау максатыннан «Беренче чәчәкләр - 2018» операциясе игълан ителде.

Көннәр жылыну белән урманнарда язның тәүге урман-болын чәчәкләрен сатучылар куренгәли башлый. Сүз дә юк, озын салкын кышлардан соң беренче чәчәкләрне күргәч, аларны букетларга җыясы килә. Әгәр дә шул беренче чәчәкләрне җыярга яки җыйганын сатып алырга уйлыйсыз икән, бер мәлгә тапталган һәм коры калган урман-болыннарны күз алдыгызга китерегез әле. Бу чәчәкләрнең күбесе бит Татарстан Республикасының “Кызыл китаб”ына кертелгән бит.

Кыргый декоратив үсемлекләрне, чәчәкләрне законсыз рәвештә җыюны, сатуны булдырмау максатыннан «Беренче чәчәкләр -2018» операциясе игълан ителде. «Кызыл китап»ка кертелгән үсемлекләрне юк итүчеләргә штраф салыначак. Шул ук вакытта табигатькә китерелгән зыян да каплаттырылачак. Күңелсезлекләрдән сакланыйк, табигатьне рәнҗетмик.


“Балтач” дәүләт тыюлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать баласы