Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Берәү  генә түгел, икәү... (+фото)

Альфира белән Мансур Мөдәррисовларның беренче балалары малай булгач, икенчесенә кыз көтәләр

Ул чакта УЗИлар юк, яшь әти-әни кем булса да, сау-сәламәт булсын, дип теләсә дә, күңел түрендә барыбер кыз балага өметләре зурдан була.

Йөклелек чорын җиңел уздыра Альфира, әмма... алты айлык авырлы чагында машинадан төшкәндә яшь әни аягын сындыра. Районнан аны Казанга җибәрәләр, әмма йөкле хатынны шәһәрнең 15нче хастаханәсендә кабул итмиләр. Бары республика клиник хастаханәсендә генә Альфирага операция ясарга алыналар. Шөкер, туасы сабыйларга зыян килми, тик балалар бер ай алдан туа.

Телефон, интернет заманы түгел бит, шатлыклы хәбәрләр урау юллар аша иясенә барып ирешә. Яшь әтигә куанычлы вакыйганы ул чакта колхозда агроном булып эшләгән Айрат Гыйләҗев (хәзер инде мәрхүм) ирештерә.

– Мансур, улың бар, берәү генә түгел, икәү, – дигән сүзләрдән Мансур телсез кала.

Кыз бала көткән иде бит алар, ә монда ике малай, берьюлы ике куаныч.

– Туганчы ук та бик хәрәкәтчән иделәр, тугач та бер дә тик тормадылар. Шөкер, еламадылар, олысы Булат бик елак иде, – дип искә ала ул елларны Альфира апа.

Фәдил  белән Фәзил бары биш минут аерма белән генә туа. Әмма Фәдилдә лидерлык сәләте көчле, ни дисәң дә абый кеше бит. Ә Фәзил энеләргә хас тыйнаклык белән һәрчак юл куя. Егетләр белән аралашканда мин шуңа игътибар иттем, Фәдил белән Фәзил икесе дә итагатьле, тыныч, тәрбияле балалар. Хәер, әби тәрбиясендә үскән балалар бөтенләй башка була шул алар. Альфира апа гомер буе сыер сауган, әле дә шул хезмәттә, Мансур абый элегрәк комбайнда эшләсә, бүгенге көндә “Яңа тормыш” җәмгыятендә бозаулар тәрбияли. Әти-әни көндәлек эштә, шуңа да олы уллары Булат та, игезәкләр дә әби  тәрбиясендә үсә. Әбиләре Зөлфия аларны кечкенәдән кул арасына кертеп үстерә, малай кешеләр бит, йортның ныклы терәкләре. Мәктәп елларында ук комбайн ярдәмчесе һәм амбарда эшләп зур чыныгу ала егетләр. Шуңа да һөнәр сайлар вакыт җиткәч, алар  һич икеләнмичә Нормадагы һөнәр лицеена укырга килә. Абыйлары Булат та шушы уку йортын тәмамлап, Казан аграр университетында белем ала, соңрак Хабаровскийда хәрби хезмәтен үтәп, бүгенге көндә “Яңа тормыш”та  механизатор булып эшли. Игезәкләр мәктәптә дә, һөнәр лицеенда да яхшы билгеләргә генә укый. Киләчәктә абыйлары кебек югары белем алып, Ватан каршындагы изге бурычларын үтәү хыялы белән янып яшиләр. Фәдил белән Фәзил фән буенча лицей күләмендә генә түгел, зона, республика ярышларында да актив катнашалар. Төркем җитәкчеләре Фәнзил Фазлыев белән мастерлары Фаил Фазлыев та егетләрне мактап туя алмый.

– Мөдәррисовлар төгәл, чиста, һәр эшне җиренә җиткереп эшләүләре, актив булулары төркемдәшләре өчен үрнәк булып торалар. Практика вакытларында да игезәкләр адресына бары мактау сүзләре генә килеп ирешә. Җәйге яллар вакытында да “Яңа тормыш”та Фәдил комбайнчы ярдәмчесе, ә Фәзил ындыр табагында эшләде, – дип горурланып сөйли Борнак егетләре турында укытучылары.

Горурланырлык егетләр шул алар, укуда да, эштә дә бик уңганнар. Кечкенәдән бертөсле киенеп, бербөтен булып яшәүче игезәкләргә карап үзем дә сокландым. Әдәпле, инсафлы, тәрбияле булулары белән бер күрүдә  үк күңелемә якын булдылар.

Ил-көннәргә игелекле  балалар үстергән әти-әнигә Аллаһы  Тәгалә бары сәламәтлек, тигез тормыш насыйп итеп, киләчәктә дә улларының бары игелекләрен  күреп  яшәргә язсын.

Автор фотлары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев