Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Берне биш итәбезме

«Балтач шәһәр җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарныӊ үзара салым кертү буенча референдумда тавыш бирү иртәнге 7 дә башланды. 500 сум үзара салым кертүгә ризалык белдерү өчен 5 участок эшли.

1088 номерлы участок К.Маркс урамы, 7 йорт - Балтач урта мәктәбе бинасында, 1089 номерлы участок Нариман урамы, 108 йорт – Балтач гимназияесндә, 1090 номерлы участок Ленин урамы, 45 йорт – Үзәк китапханә бинасында, 1092 номерлы участок Ленин урамы, 154 йорт –«Факел» яшьүсмерләр клубы бинасында урнашкан.

Бюллетеньгә акча суммасы белән бергә иӊ әһәмиятле мәсьәлә - бистә зиратыныӊ коймаларын яӊадан тоту һәм бистәнеӊ 3 җирендә зур ерганнаклар аша салынган күперләргә реконструкция үткәрү мәсьәләсе каралган. Ленин һәм Төзүчеләр урамында җәяүлеләр өчен тротуарлар төзүне дәвамитү дә күздә тотыла.

«Берне биш итү» мәсьәләсендә, ягъни җыелган акча күләменә карап, Республикадан янә дүрт өстәмә өлеш кайту күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә, бу бит әле сәдәкәи-җәрия дә, дип аӊлатты бистәнеӊ «Ислам нуры» мәчете имамы Фәрит Зәкиев.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум