Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Берничә буынның яшьлек бәйрәме яки Комсомолга 100 ел

29 октябрьда комсомол үзенең бер гасырлык бәйрәмен билгеләп үтте. Нәкъ 100 ел элек – 1918 елның 29 октябре көнне I Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләре берлеге съездында Россия яшьләре коммунистик берлеге (РКСМ) оештырылган.

Шул көннән алып, гамәлдән чыкканчыга, ягъни 1991 елның сентябренә кадәр шушы сафларда берничә буын тәрбияләнергә өлгерә, берничә дистә миллион кеше шушы мәктәпне үтә. Бу еллар эчендә комсомол ике мәртәбә исемен үзгәртә: 1924 елдан Ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (ЛКСМ) дип аталса, 1926 елдан Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ)дип йөртелә башлый. Комсомол, шушы оешма яшьләренең бетмәс-төкәнмәс  энергиясе,  хезмәт энтузиазмы белән илебез тарихында бик күп матур елъязмалар, башлангычлар, бик күп гигант төзелешләр, завод-шәһәрләр, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары елларында күп каһарманлыклар үз урынын алган. Боларны искә аласың да,  бер дәвергә – берничә дистә елга җитәрлек героизм, тиңдәшсез патриотлык, өмет, ышаныч, бердәмлек тулы яшәешкә аптырыйсың да, сокланасың һәм уйланасың да.

Бүген инде боларның барысы да үткәндә калды. Тормышыбыз да, яшәү рәвешебез дә башка, үткәнебезгә мөнәсәбәт тә каршылыклы. Тик, ни генә булса да, беркемнең дә ул елларны тарих битләреннән, кешеләр язмышыннан сызып атарга, каралтырга да хакы юктыр. Ни генә дисәк тә, ул бик-бик күпләрнең яшьлек романтикасы белән сугарылган, шул чор идеологиясенең иң камил гәүдәләнеше. Бәлки нәкъ менә яшьлек белән бәйле булгангадыр, әлеге чорны үткәннәр хәтерендә ул иң матур, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ә комсомолда булган еллар гомернең иң матур еллары булып саклана. Түбәндә биреләчәк сораштыруларны укып карагыз әле, моның шулай булуына үзегез дә ышанырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол