Бертуган килендәшләр?! (фото)
Бер нигезгә килен булып төшеп, матур итеп гомер иткән яки дус кызлар булып буй җитеп, бертуганнарга кияүгә чыгып килендәшләр булып яшәгәннәр турында ишетеп тә беләбез, алар хакында вакытлы матбугат битләреннән дә укып торабыз . Ә менә бертуганнарның бертуган егетләргә чыгып, бер үк коллективта эшләүләре турында ишеткәнегез бар идеме әле?
- Ярый әле килендәшем бертуган сеңлем дип куанам. Шуның кадәр рәхәт. Уртаклашыр серләр, киңәшләшер эшләр бик күп була бит ул килендәшең белән, ә без бер кан бит, бик якын. Рәхмәт әти белән әниебезгә, алар безне кечкенәдән бер-беребез өчен өзелеп торырга өйрәтеп үстерде. Аларның ныклы тәрбиясе тормыш юлында шуның кадәр зур ярдәм. Тормышта бит бу авыр чаклар да була, әмма әти белән әнинең ныклы ярдәме, олы киңәшләре бу авырлыкларны юып алгандай итә, - ди Гөлнара.
- Гөлия, апаң синең олы килендәшең булудан тыш, эшеңдә дә җитәкче бит әле. Авыр түгелме? - дим кызыксынам.
- Киресенчә, мин гомерем буе аның канат астында бик кадерле сеңел булып яшим. Бәхетемә килендәшем дә, эшемдә дә олы терәгем. Аллаһы Тәгалә бик яраткан кешесенә генә мондый олы бүләк ясыйдыр, - ди Гөлия.
Чыннан да, күпме охшашлык, тәңгәллек. Ә эш мәсьәләсендә кызлар эш бүлешми. Кем өлгерә шул башлый, икенчесе дәвам итә. Ә тырышып, булсынга эшләүләре авылдашлары күзалдында. Көн үтсенгә түгел, халык өчен дип эшли алар. Әсмабикә апа заманыннан соң үле бер тынлык кичергән Сосна мәдәният йортына килендәшләр аяк баскач, җан кергән күк булган. Кайсыбер авылларда шимбә-ял көннәрендә дә йозаклы ишекләр каршы алса, Соснада гадәти көндә дә мәдәният йортының тәрәзәләрендә ут яна. Түгәрәккә йөрүчеләр чираттагы репетицияләрен ясый, кайберләре тиздән куеласы спектакльдәге рольләрен кабатлый, кемнәрдер гармунга кушылып җыр суза, икенчеләре дәртле бию көйләренә сәхнәдә ут уйната... Әнә шулай һәр эш көнен матур нотада тәмамлап, гаиләләре янына ашыга килендәшләр, бертуганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев