Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үбешик әле!

Бүген – Халыкара үбешү көне! Бу бәйрәм Бөекбританиядә барлыкка килгән дип исәпләнә. XIX нчы гасыр башында томанлы Альбион ярларында яшәүчеләр мәхәббәтнең бер дәлиле булган үбешүгә аерым көн бирү кирәк дип саный. Бары тик ХХ нче гасыр ахырында гына әлеге бәйрәм БМО тарафыннан раслана.

Үбешү барлыкка килүнең бик күп юрамалары бар. Аларның берсенә ярашлы төстә, үбешкәндә кешеләр тыннарын алыштыра. Кайбер борынгы риваятьләр буенча кеше җаны нәкъ менә тында икән. Димәк, үбешү – җаннар аралашу дигән сүз.

Үбешү бар дөньяга таралган, әмма төрле мәдәниятләрдә үз гадәтләре. Мәсәлән, иң эмоциональ милләтнең берсе булган италиялеләр артык таныш булмаган әңгәмәдәшләрен дә үбә ала. Ә Америкада яңа ел курантлары сукканда Таймс-скверда меңнәрчә пар үбешә. Анда үбешүләр турында хәтта фән бар – филематология.

Киң билгеле булган «француз» үбешүен уйлап тапкан французлар турында да онытырга ярамый. Ә французлар үзләре аны «җаннар кушылуы» дип йөртә. «Француз» үбешүе вакытында организмның тәэсирен өйрәнгән галимнәр аның файдасы турында әйтә. Аның ярдәмендә бәхет гормоны – эндорфиннар барлыкка килә.

Азия һәм гарәп илләрендә яшәүчеләр үз хисләрен белдерүдә тыйнаклар. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләрендә яки Көньяк Кореяда урамда яңактан үпкән өчен дә штраф салалар. Әгәр сез туристик сәяхәткә барырга уйласагыз, бу культура үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.

Россия культурасында үбешү – явыз көчләр һәм яман күзләрдән саклау ысулы (йокыга талган патшабикә турындагы әкияттәге кебек). Бүген назлы һәм мәхәббәт үбешүе тынычландыра да, «дәвалый» да ала. Мәсәлән, әгәр бала егылса, әнисе үбүе аны тынычландыра.

Табиблар һәм психологлар кешегә үбешү файдага гына дип раслыйлар. Еш үбешүчеләр бәхетлерәк һәм сәламәт тә була. Үбешүләр стрессны һәм депрессияләрне җиңәргә ярдәм итә. Үбешкән чакта канга адреналин бүленеп чыга һәм организмга тонус бирә. Моннан тыш, үбешүләр – йөз мускулларының үзенчәлекле күнегүе, ул җыерчыклардан саклый. Ә инде һәрчак формада булырга теләүчеләр шуны белергә тиеш: бер үбешү уртача 12 калорияне «яндыра».

Үбешүнең кеше организмы өчен файдалы булуын күпләр ишетеп белә. Бәйрәм көнендә үбешү турында 15 кызыклы факт:

1. Үбешү биттәге 29 мускулны хәрәкәткә китерә, бу исә җыерчыклардан менә дигән профилактика булып тора.
2. Үбешкәндә гашыйклар бер-берсенә файдалы микроэлементлар (май, аксым, тоз) күчерә, нәтиҗәдә иммунитет ныгый.
3. 66% кешеләр күзләрен йомып үбешүне рәхәт дип белдерә, калган 34% әлеге процессны күзәтүдән ләззәт ала.
4. Америка статистикасына ышансаң, кияүгә чыкканчы хатын-кызлар 80ләп ир-егет белән үбешергә өлгерә.
5. Романтик үбешү 2-3, француз үбешүе 5-10 калорияне «яндыра».
6. Бер минут туктаусыз үбешүдән 29 калория юк ителә.
7. Иреннәрнең сизгерлеге бармакларныкына караганда 200 тапкыр зуррак.
8. Эшкә киткәндә хатыннарын үбеп китүче ир-атлар 5 елга артыграк яши.
9. 90 секундка сузылган дәртле үбешү йөрәк тибешен ешайта, кан басымын күтәрә һәм гормоннар эшчәнлеген активлаштыра. Ә бу исә кеше гомерен 1 минутка кыскарта.
10. 2002 нче елның 28 гыйнварында америкалы Луиза Альмодавар һәм Рич Лэнгли 30 сәгать 59 минут 27 секунд үбешеп рекорд куя.
11. Үз ватанында француз үбешүен «җаннар кушылуы» дип атыйлар, чөнки анда иреннәр генә түгел, телләр дә катнаша.
12. Үбешкәндә кеше организмында морфийдан 200 мәртәбә көчлерәк матдә бүленеп чыга, нәтиҗәдә кешенең кәефе күтәрелә һәм ул эйфория кичерә.
13. Япония, Кытай, Тайваньда кеше алдында үбешү гадәте юк. Японнарның үбешүе безнең өчен көлкеле тоелыр иде: алар бер-берсеннән 70 см ераклыкта басып, алга таба бераз иелә төшеп, иреннәрен тидерәләр һәм шулай итеп 1 минуттан артык торалар.
14. Кешеләрнең 50 проценты 14 яшькә җиткәнче беренче тапкыр үбешеп карый.
15. Уртача кеше үз гомерендә үбешүгә 20160 минут исраф итә.

Бәйрәм белән дуслар! Файдасын һәм тәмен белеп үбешегез! Әмма коронавирус пандемиясе турында да онытмагыз...

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халыкара үбешү көне үбешү